Хезмәт

Үткәннәрдән килә мән һәм шәфкать

Үткәннәрдән килә мән һәм шәфкать

Чишмәләр үзе бер тарих
... Район үзәгеннән Салавыч авылына килеп кергән юлаучыны уң якта, башына яшел калфак кигән зифа буйлы, сылу татар кызы сыман басып торган гаҗәеп матур корылма каршы ала. Игелекле, тынгысыз, киң күңелле авылдашыбыз Әмир Габдерәүф улының инициативасы белән, аның гаиләсе, туганнары, авылдашларыбыз, җирле җитәкчеләребез белән аңлашып, уртак тел табып, фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә сафка баскан чишмә бу.
... Үз урыныннан бераз өстәрәк, авыл читендә, Салавычның шушы өлешендә яшәүче кешеләрне үзенең саф суы белән игелекләндергән данлыклы, улаклы чишмәне, үзләренең янәшәсендә генә булганга өлкән буын авылдашларыбыз хөрмәт белән искә алган «кәчәйнекеләр» - мәрхүм Зариф абзый Насыйров нәселе карап торганга күрә, «Кәчәй» чишмәсе дип йөрттеләр. Борынгыдан ук әби-бабаларыбыз Аллаһыбызның безгә ирештергән изге бүләге - яшәү чыганагы булган суга олы хөрмәт күрсәткән. Чишмәләр һәм барлык су чыганаклары изге урын булып саналган. Яшь кызлар, киленнәр, иңнәренә чиләк-көянтә асып, кер чайкарга төшкәннәр, могҗизага тиң чишмә моңын тыңлаганнар. Якын сердәшләре Чишмә-ана белән үзләренең сагыш-шатлыкларын уртаклашканнар. Җир астыннан саркып чыккан су яшәргә, борчуларны оныттырырга көч биргән.
Әмма заманалар үзгәреп, урамнарга су колонкалары куела башлагач, чишмәнең әһәмияте югала барды шул. Битарафлыгыбыз нәтиҗәсендә, 40-45 ел вакыт эчендә сулары бик нык кимеп, сазлыклы үзәнгә әйләнеп калды, юкка чыкты... Миннән байтак яшь булса да, алда тасвирланган чишмәләргә бәйле хисләрне Әмир дә кичергәндер. Әйе, балачагында үзләреннән ерак булмаган шул мул сулы чишмә үзәнендә эшләнгән бөядә су коенып, кышын бозында тимераякта шуып үсте бит ул. Өлкәннәрнең анда атлар юындырганын да яхшы хәтерли әле... Бу үзәннән узганда Әмирнең йөрәге бик сыкрый иде.

Реклама


Быгырдаганга «Быкыр»

Ә менә бабасының аларга саклап тотарга васыять итеп калдырган Быкыр чишмәнең тарихы бик тирәндә. Анысы да Әмирләргә ерак түгел, авыл башындагы басу эчендә генә. Гади генә түгел, изгеләр чишмәсе ул. Бабаларының вафатыннан соң, абыйсы Шамил, Әмир үзе, кыз туганнары әтиләре Габдерәүф абый җитәкчелегендә чишмәне тәртипләп тордылар. Шамил үзенең изге гамәлләре белән авылдашларыбыз алдында хөрмәт казанган шәхес. Зиратны тимер челтәр койма белән әйләндереп алу, аны буятып торуы - изге гамәлләренең иң олысыдыр. Аллаһ йортыбыз мәчеткә дә даими ярдәм итеп тора.
... Инде районыбызның иң борынгы авылларыннан берсе булган Иске Салавыч авылы, аның тарихының тоткасы - «Быкыр» чишмәнең үткәне хакындагы хатирәләрне яңартып алыйк. ... Вакыйгаларны бер гасыр чамасы «гына» артка чигереп, авылыбыз үренә «менеп», Нәсыйх-солдатны каршы алыйк әле. Герман сугышында катнашып, тоткынлыкка төшкән авылдашыбыз, ниһаять, азат ителеп, кайтып килә. Төн караңгылыгын ертып, авылга якынлашканда, каршы яктан бер шәүлә килүен абайлап ала. Якынлашалар. Мәһабәт гәүдәле, ак сакаллы бабай икән. Исәнләшәләр. Карт егеттән кая кайтуын, ниләр кичерүен сораша һәм аерылышканда үзенең үтенечен ирештерә: «Шушы тирәдә бер чишмә булырга һәм аннан ерак түгел бер изге җан җирләнгән булырга тиеш. Шул чишмәне табып, ачып, гомерең буе тәртиптә тот. Әманәтемне үтәсәң, бер- вакытта да фәкыйрьлекне күрмәссең, үзең дә, нәсел-ыруың да иминлектә яшәрләр», - ди. Икенче көнне үк Нәсыйх кулына көрәк алып, өлкәннәрдән «изге җир» дип күңеленә кереп калган, бераз сазлыклы иңкүлек булып торган җиргә килә. Башта берничә төштән су җыелыбрак торган җирне казып карый. Чокырлар су белән тулса да, чистармый, су салкынлыгы сизелми. Бераз уйланып торгач, суның чыганагы өстәрәк булырга тиеш, дигән фикергә килә. Сазлы үзәк бетеп, олы юлга менеп җитәрәк, тагын казый башлый. Кәсле кара туфракны ярты метр чамасы алгач, вак таш катнаш дымлы ком чыга башлый. Тагын тирәнгәрәк төшкәч, егетнең эченә җылы йөгерә, вак ташлар арасыннан быгырдап салкын су күтәрелә. Шатлыгы эченә сыймый Нәсыйхның, яңалыкны тизрәк әти-әнисенә җиткерергә ашыга. Әтисе Мөхәммәтгали абый, авылда киң күңелле, дини, һөнәрле кеше, һич тә икеләнмичә, чишмәгә куярга үзе ясаган зур агач мичкәне чыгарып бирә.
Мичкәне алып килгән арада чокыр тулып, агып утыра! Чиләк белән тиз-тиз генә суны түгеп бетереп, мичкәне урнаштыра. Яңгыр, кар сулары белән туфрак агып, күмеп китмәсен өчен өске һәм ян-якларына тирән канаулар казып чыга. Киләчәктә «хуҗасы» үзен койма белән әйләндереп алып, гөлбакча итәчәк чишмә быгырдап ага да ага. Кырда эшләүчеләр чишмәнең саф суын эчеп, сусауларын баса... Нәкъ шулай, суы быгырдап чыкканга, Быкыр чишмә дип йөртә башлыйлар үзен.
(Дәвамы бар)

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: