Хезмәт

«Тәлгат кайтыр кебек...»

Без аның район тарихын барлап язуына, үзенчәлекле кешеләренең холкын кыска гына хикәятләрендә тасвирлый алу осталыгына сок­лана идек.

Газетада 27 ел буе баш мөхәррир булып эшләү дәверендә, ул үзе дә билгеле бер шәхес булып танылырга өлгерде. Ә соңгы хаҗнамә китабы белән безне бөтенләй сүзсез калдырды. Бу аның соңгы язган әсәре иде...
Ә леге юллар Саба җирлегендә яшәп иҗат иткән Тәлгат Самат улы Нәҗмиев турында. Тормыш иптәше Лемара ханым белән Тәлгат абыйны сагынып сөйләшүебез дә аның рухына дога булып ирешсен.

– Октябрьнең дүртесендә Тәлгатнең киткәненә биш ел була. Без аны ел да март аенда (1 мартта туган көне. – Р.Г.), аннан шушы киткән көнендә искә алабыз. Берсен – улыбызда, икенчесен кызыбызда аш үткәрәбез. Март җитә башласа, күңел шуны көтә. Үзебез генә җыелып утырсак та, искә алу бит инде. Бик сагындыра, кайта-кайта уйлыйм. Һаман эштә буласың, өйгә кайткач, әзерлисең-җыештырасың, бер-береңә вакыт та калмый кебек. Ә тормышның бер ягы кителгәч кенә, канатың сынгач кына барысын аңлыйсың икән. Чынлап та шулай. Без алай юкка үпкәләшми идек. Андый вакыт булса да, Тәлгат иң беренче эндәшә иде. Аннан үзе дә: «Берәрсенә ачуың килсә, үпкәләтсәң дә, гафу үтен. Син дөресме-түгелме, үзеңә рәхәт булачак», – дия иде. Үпкәләшеп чыгып китсә, барып җиттем дип шалтырата, шуннан сөйләшеп китәбез. Үзем дә алай үпкәне озак тота алмыйм. Тормыш инде, яшь тә булганбыз. Өйләнешкәч кенә Тәлгат укыр­га керде.

– Лемара апа, ничәнче еллар бу?
– Без 1973 елда өйләнештек, бер елдан улыбыз туды. Алты ел читтән торып укыды. Ул вакытта кеше өендә тордык. Райкомның инструкторы булып эшли башлагач, фатир бирделәр. Башта ике, аннан өч бүлмәледә тордык. Тәлгатне редактор итеп куйдылар. Шуннан бирле ул әйбәт кенә эшләде. Аны шуның хәтле хөрмәт итәләр, дип уйламаган идем. Тәлгатнең эше буенча да гел искә алалар. Ул бит бик күп эшләр алып барды, җәмәгать эшләрен дә күп эшләде.

– Тәлгат Нәҗмиев өйдә нинди кеше иде?
– Хәзер уйланам: мин шулкадәр алсу күзлектән йөргәнмен икән. Ни өченме? Тәлгат миңа урамда булган борчуны бервакытта кайтып әйтмәде. Җитәкченең эше авыр, төрле вакыты булгандыр, мин аны сизмәдем. Аңа хакимияткә дә ярарга кирәк, үзенең дә газета эше буенча хуҗалары бар, шул ук вакытта редакция коллективы да. Акчаның юк вакыты. Хезмәттәшләре ашка килгәч тә, төрле хәлләрне искә төшерә. «Тәлгат абый шундый әйбәт кеше иде, аның кебек кеше юк», – диләр. Урамга чыккач та, Тәлгат Саматович шулай дип әйткән иде, ярдәм итте диючеләр күп. Балалар икесе дә укып чыкты. Әти, без имтихан бирә алмадык, барып тикшер әле, барып сөйләш әле, дип әйтүчесе булмады. Үзләре керделәр, үзләре укыдылар. Тәлгат тә: «Безнең арттан әтиләр йөрмәде», – диде. Миңа, борчылмасын, кан басымы күтәрелмәсен, дип, өй эчендәге мәшәкатьне дә әйтми торган булганнар. «Әйтмәгез, әнә гөлләрен, чәчәкләрен карасын, йөрсен шунда бакчада», – дип әйткән балаларга да. Аннан безнең бармаган җир калмады. Без май аенда чәчүләр башланганчы инде ял итеп кайтып җитәргә тиеш идек. Тәлгатнең аягы, бигрәк тә тезләре авыртты. Район хакимияте шифаханәгә юллама бирә иде. Бармыйча калган ел булмады. Чит илләргә дә йөрдек.
 
– Язучы буларак, өйдә ничек иҗат итте?
– Төнлә иҗат итә иде. Кичтән редакциянеке кайта, аны тәмамлап куя. Китапларын иртәнге икеләрдә-өчләрдә торып яза. Алтыда инде редакциягә китә. Аңа йокы бик аз эләкте. Бәйрәмнәрдә дә ял юк. Йә президиумда, йә киңәшмәдә иде. Аларны тик тотмадылар. Шуңа да язу-сызуны күбрәк төнлә эшләде.

Инфаркт булу сәбәпле, ике ел алдан эштән китте. Шул вакытта ул иркенләп көне-төне язды. Мин инде аш-су бүлмәсендә. Берсендә йөгереп килдем дә, әйдә ашарга, дип дәштем. Кисәк кенә күтәрелеп карады да: «Язып бетереп булмады, фикерне чуалттың», – диде. Шундый үзгәреп куйды. Ачуы килсә дә, аны-моны әйтмәде. Шуннан ишекне инде әкрен генә ачып карый торган булдым. Авызын ерып борылып караса, чакыра идем. Ә язган вакытта башка борчымаска тырыштым.

Язганнарын укып чыктым, монысын кара әле, дип үзе дә бирә иде. Тик минем турыда язганнарны күрсәтмәде. Бер елны «Сөембикә»гә язган. Журнал килгән дип бирде, бакчага эшләрем беткәч укырга алып чыктым. Бу мине тәрәзәдән карап тора икән. Берзаман карыйм: «Кулымдагы йөзегемнең исемнәре Лемара» дигән язмага күз төште. Шундый ошады, теле әйбәт, матур итеп язган. Кердем дә: «Сиңа хәзер романнар язарга кирәк инде, Тәлгат. Чып-чын язучы булгансың», – дигәнемне сизми дә калдым. Көлде дә: «Ничә китап чыгарып, бер сүз әйтмәгән идең бит!» – дип җавап бирде.

Реклама

– Хаҗ сәфәренә ничегрәк әзерләнде ул? Әйтерсең хаҗнамәсе аның тарафыннан язылырга тиеш­ле булган әсәр кебек яңгырый.
– Китәренә өч-дүрт көн калгач кына хаҗга барасын әйтте. Аннан алдарак кына Мисырга барган идек. Шунда су коенганда, әнә теге якта гына инде хаҗ, дип күрсәтте. «Бармыйсың, анда эссе, диләр. Аның кадәр эссегә син түзә алмыйсың», – дидем. Юк-юк, диде дә, шуның белән бетте бу. Хаҗга бара дип уйламыйм да. Ничек барасың инфарктан соң, дип каршы төшсәм дә, барыбер тиз генә аяк-киемнәрен салып куярга янчык тегеп бирергә туры килде. Юка гына ак чалбар кирәк диде, кибеткә төшеп, аны алдым. «Бер атна гына ул, син сагынганчы кайтып җитәм», – диде. Аптырадым инде бер атна дигәненә, шулай баручылар бар дип ышандырды. Риза булдым, даруларны да алып кайттым, һәрберсенә яздым. Аэропортка барып җиткәч: «Лемара, борчылма, 10-15 көн икән», – ди. Озай­ды хаҗ. Мин ике-өч көнгә бер генә шалтыратырмын, аннан бик еш сөйләшеп булмас», – диде. Шалтыратты. Барып җиткәч, хаҗның 30 көн булачагын хәбәр итте. Шулай итеп, башта 3 көнгә бер мәртәбә, аннан көн дә шалтырата башлады. Мин нәрсәдер булган, түзә алмый торгандыр дип уйладым. Нәкъ шулай килеп чыкты. Бер-беребезнең тавышын ишеткәч, шуңа да риза булып тордык. Кайтты, шулкадәр сагынганмын. Балалар янында беркайчан кочаклашып йөрмәдек. Монда бер-беребезгә ашкынып килеп кочаклаганымны сизми дә калдым. 41 ел бергә тордык бит. 41 ел гына булды шул... Менә хәзер җитәкләшеп йөри торган вакытта китеп барды. Хаҗдан кайтты, шулар турында язарга утырды. Бик күп китаплардан эзләде, шалтыратты. Саба тарихы турында язылган икенче китапка керергә тиеш иде, аны аннан төшереп калдырды ул.

– Аннан хаҗ сәфәре аерым китап булып чыга...
– Кукмара китапханәсенә вафатыннан соң аның исемен биргәндә алып кайта алдык. Тәлгат үзе тумышы белән Кукмара районы, Байлангар авылыннан иде. Хаҗ китабы да ул үлгәннән соң чыкты. Нәшрият тоткарлады. Тәлгатнең авыртканын да, нинди чир икәнен дә, китәсен дә белдегез, дип, нәшрият директорына үпкәмне дә белдергән идем. Хаҗдан шундый йөткерә-йөткерә кайтты ул. Ул бер бүлмәдә яза, мин бүрәнә аша да йөткергәнен ишетәм. Хастаханәгә төштек, участок табибына, үпкәсенә төште микән, тыңлап карагыз әле, дим. Берни юк, диделәр. Чирли башлагач, булыша алмаудан да авыр нәрсә юк икәнен аңладым. И, Тәлгат, булыша алмыйм бит, дип, кулларыннан сыпырам инде. Укол ясыйм. Бер тәүлеккә 12 шәр укол ясый идем. «Ял ит. Иртәгә син авырсаң, мин нишлим? Ярый әле син медик, табиб кеше бер генә килә, хәтта ашыгыч ярдәмне дә гел чакыртып булмый», – диде. Июль азагында бер җомгадан менгәч, хәле китте, көч-хәл кайтып җиттем, диде. Агарган иде. Аннан мәчеткә башка төшә алмады. Август-сентябрь буе авырды. Хәлен белергә бик күп кешеләр килде. Рәдиф Гаташ, Хатыйп Миннегулов, Мәскәүдән дуслары кайтты. Соңгы фотолары бар. Күп кеше белән телефоннан саубуллашкан. Гел шаярып сөйләшкәч, юри генә саубуллаша дип уйлаучылар да булган.

– Тәлгат Саматович үзе дә бик игътибарлы кеше иде бит...
– Әйе, ул барган җирендә беркай­чан күчтәнәчсез йөрмәде. Кешенең яхшы якларын күрә белә иде. Газетаның иң биеклеккә менгән чорларында редактор булып 27 ел эшләде.

Хаҗ сәфәрендә булучылар да аның хаҗда казылык белән сыйлаганнарын әле дә сөйлиләр. Елама, аңа шул хаҗга барыр өчен бер ел гомер бирелгән булган. Аңа, хаҗга барып үзенең бөтен шөгыльләрен мөселманча башкару өчен, Аллаһы Тәгалә гомерен биргән, диләр. Алданрак белмәдек, чиренең начар стадиясе иде бит. Китап чыкмады инде дигәч: «Китап кайгысы калмады инде», – диде. Бер ел буе көн дә каберенә бардым. Үзем аннан кайтам, кайткач, капка тавышы ишетелсә, Тәлгать кайтадыр кебек. Аш бүлсәм шулай, чыгар кебек. Аны аңлатып та булмый. Хәзер дә йә хаҗдадыр, йә каядыр гына шикелле. Авызын ерып кайтып керер кебек.

– Лемара апа, яшьлеккә кайтыйк әле, Тәлгат абый белән очрашып йөрүләр ничек башланды?
– Мин – Арча кызы, Сабада шәф­кать туташы булып эшли башладым. Әбидә торам. Тәлгатне дә армиядән соң Сабага эшкә чакырып алганнар. Кайту юлым ул фатирга төшкән тыкрык аша үтә. Ул гел утын яра иде, исәнләшеп китәм, карап кала. Ул апасыннан, егете бармы бу кызның, дип сораштырган инде. Концертка чакырырга килгән бервакыт. Минем очрашып йөргән егет бар иде, ул өйләнергә акча эшләргә дип китеп барган иде. Көтмәдем, Тәлгаткә чыктым. Фатир хуҗам Камәрия апа, башкаларны Тәлгат белән чагыштырып булмый, барам дисәң, бар, диде. Шуннан йөреп киттек. Берзаман әни, печәнгә кайт, дип, телеграмма сукты. Кичке Арча поезды белән китеп барырга уйладым. Шәмәрдәнгә артымнан менеп җиткән. Йөк машинасында менгәндә, эшләпәсе төшеп калган. Китапта да язган әле бу хакта. «Ничә еллар үтте, шул яшьлек чагымны машинадан карап, мин яратам сине дип кычкырасым килә», – дип язган. Шуны укыдым да еладым. Шундый матур итеп язган. Теле белән беркайчан яратам дип әйтмәде. Ашап киткән вакытта, ярый әле син бар дип әйтеп, кочаклап китә иде. Арчага кайттык, әниләрдән рөхсәт сорый бит, өйләнәм, ди. Әле миңа әйткәне дә юк. Әти риза түгел, яшь әле, эшләсен, диде. Ә без яшәп киттек, бергәләп эшләдек.

Рәсимә Галиева

http://shahrikazan.ru/

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: