Хезмәт

Тәмугтан куркып, кеше тәмугны үзе сайлый, ди билгесез булып калырга теләгән дәвалаучы ханым

- Кеше аңында гомер буе нәрсәдәндер курку яши, ахры. Сабый чакта яшеннән, караңгыдан, тычкан-күседән курыкмаган кеше бик сирәктер. Үсә төшкәч, ялгышлардан, гөнаһ кылудан, усаллыклардан куркабыз, олыгая башлагач, үлемнән, кыямәттән, тәмугтан…

Болар, бәлки безне сабый чакта «Алла бабай барысын да күреп тора», «Муеныңа шайтан менеп атлана» кебек куркытулардан башлана торгандыр. Бер караганда бу куркытуларның бернинди начарлыгы юк кебек…Үзенә күрә бер тәрбия чарасы дип кабул итсәк...
- Беләсеңме, нәрсәдән яки кемнән булса да курку - ул үзе зур гөнаһ, Аллаһка ышанмау дигән сүз. Аллаһ белән куркыту турында сүз була да алмый. Киресенчә, балага кече яшьтән Аллаһның бар кешене дә яратуын, аның бик мәрхәмәтле булуын аңлатырга, аның кодрәтенә, рәхим-шәфкатенә ышандырырга кирәк. Баланы ихлас ышандыру өчен, билгеле, иң әүвәл үзеңнең боларга ихластан ышануың кирәк. Баш түбәсендә без һәрчак Аллаһның безне һәртөрле афәттән-явызлыктан саклаучы кулын тоярга тиеш. Күңелебез белән. Мин үзем балаларым кая да булса чыгып киткәндә һәрчак аларның баш түбәсендә шушы Саклаучыны, Яклаучыны тоям һәм һәрвакыт: «Бер Аллам, үзеңә тапшырдым», диеп озатып калам. Өлкәннәрнең үлемнән, тәмугтан куркуы шулай ук дөрес түгел. Кеше тәмугтан куркып, Аллаһка каршы барып, аны үзе сайлый. Безгә тәмугтан куркырга түгел, Аллаһ тыйганнардан тыелырга, ул кушканча яшәргә омтылырга гына кирәк. Мәсәлән, гайбәт сатудан, кемнедер начар диеп сөйләүдән тыелып буламы? Була. Аллаһы Тәгалә әйтә бит, бөтенегезне дә тигез яратам, ди. Иң начар бәндәне дә яраткан бәндәм кебек кабул итәм, ди. Шулай булгач, Аллаһтан узып, без кеше турында начар сүз әйтергә тиеш түгел.
- Ә шайтаннан куркуның нәрсәсе начар?
- Бу курку, беләсеңме, шайтанны канатландыра гына, чөнки бу аны Аллаһтан өстен кую килеп чыга. Ә бит шайтан шулкадәр көчсез, ул үзе шулкадәр куркак, бер бисмилла әйтү белән эчебездән чыгып китә, чөнки догадан шул дәрәҗәдә курка. Аллаһның берлегенә, барлыгына ышанган кеше бер нәрсәдән дә куркырга тиеш түгел. Аллаһ саклаган җирдә шайтанга да, бернинди бозыклык-усаллыкка да урын калмый. Чөнки Аллаһка ихлас ышану ул үзеңне саклауга кодлаштыру кебек.
- Ә нигә соң элек-электән әби- бабайлар безне Аллаһ белән куркытып үстергән?
- Дөрес әйтәсең, болар бар да элеккедән калган. Кешедә әле аң-белем бик түбән булган чорда, кешене ни белән дә булса куркыту кирәк булган. Дингә дә куркытып китергәннәр. Ул инде искелек калдыгы. Бүгенге цивилизацияле чорда куркыту түгел, аңлату кирәк. Менә мин үземә килгән кешеләргә бозыклыкны кешегә шайтан керү дип аңлатам. Һәм бу куркыныч түгел, диеп тынычландырам. Бу дөрестән дә шулай, чөнки мин өшкерүгә шайтан чыгып китә, әле җиде-сигез көн бу кеше янына килми. Менә шушы чордан кеше башкаларны рәнҗетмәскә, алар турында начар сөйләмәскә, көнләшмәскә, Аллаһка каршы бармаска тиеш. Чөнки берәр атнадан шайтан теге кешегә тагын әйләнеп кайта. Әгәр кеше эченә, күңеленә, кальбенә пакълек, аклык тутыра икән, ул үзенең көчсезлеген танып китә. Башкача булса, ул яңадан җиде шайтан - җиде җен алып кайта. Менә шуңа мин авыруларыма без шайтанны кууга сәбәпче генә, калганы барысы да үзегезнең кулыгызда дип кабатларга яратам.
- Күптән түгел бер дини календарьда мин эчеңә шайтан кермәсен өчен нәрсәләрдән сакланырга кирәклеге турында укыдым. Аларда алай эшләргә ярамый, болай эшләргә ярамый дигән юллар шактый. «Биек урыннан Аллаһ исемен телгә алмыйча сикерү, ир белән хатын арасындагы күп бәхәсләр, бәдрәфтә кычкыру, өйдә хайваннар сурәтен һәм эт тоту, Аллаһ исеме телгә алынмаган җыелышта катнашу» һ.б. Бу «ярамый»ларга карата сезнең фикерегез нинди?
- Ислам дине, гомумән, ниндидер ырымнарга-хорафатларга ышануны тыя. Ышанасы килгән кеше монда бассам шайтан оясы, монда кычкырсам эчемә җен керә дип ышансан инде… Тик болай гына шайтаннан сакланып булмасын мин алдарак аңлатып киттем шикелле. Шуны гына өстисе килә: җеннәр-шайтаннар турында күбрәк сөйләшкән кеше аларны чакырып ала, ул аларны тели кебек килеп чыга, чөнки һәр сүзебез образлы итеп әйткәндә, туры бара, туры кайта. Шуңа күрә фәкать яманлыкны гына күрүдән сакланырга кирәк. Ырымнарга килгәндә, кара инде, нәрсәгә генә ышанмый бездә халык? Иң гадие - юлны кара мәче киссә, юлым уңмый дип хафалана күпләр. Йә, мәченең ак-кара төстә булганына карап, аның җаны үзгәрәме инде? Мәчеләр алар, уйлап карасаң, без, адәм балаларына караганда күпкә пакъ җаннар. Бирсәң - ашый, бирмәсәң үзе таба дигәндәй, өстәвенә гайбәт сөйләми… Башка барлык ырымнарга да шундый аңлатма биреп була.
- Алдагы сөйләшүләрдә шуңа игътибар иттем: сез теләкләрне шулкадәр гади һәм шул ук вакытта күңелгә үтәрлек итеп телисез. Ә менә шайтан юлына басканнарга нинди теләк теләргә, аларга ничек ярдәм кулы сузарга? Бар кеше дә өшкертүгә ышанмый бит.
- Мин бер сөйләшүдә әйттем инде, башкаларга теләк теләгәнче иң элек үзеңә теләргә кирәк. Кабатлансам да, әйтәм: бу һич кенә дә эгоистлык түгел. Син үзеңә теләк теләп, сау-сәламәт булсаң, якыннарың шат, тыныч була бит. Иң элек шуны истә тотарга кирәк. Ә инде бозык юлга басканнарга: « И, Раббым, шушы бәндәңне сине ярата торган итеп көч бир, шайтан юлыннан чыгып, синең юлыңа күчәргә насыйп ит», - дип теләргә кирәк. Чөнки Аллаһны яраткан кеше беркайчан да начар гамәлләр кылмый. Тагын шунысы да бар: Аллаһның берлегенә, барлыгына ышану сүздә генә булырга тиеш түгел, ул безнең һәр хәрәкәтебездә, эш-гамәлебездә, уй-кальбебездә булырга тиеш. Гади генә итеп әйткәндә, яшәвебездә чагылыш табарга тиеш.
Әңгәмәдәш - Гөлсинә Гарипова.
Фото: http://www.liveinternet.ru/community/1753096/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: