Хезмәт

Әтнә районында печән җыючыны яшен суккан

Кичә Казан һәм аныӊ тирә- якын районнары аша узган көчле җил һәм яӊгырлар хәйран зур мәшәкәтләр тудырган.

Нәтиҗәдә, Казанныӊ үзендә агачлар ауган, бер-ике бинаныӊ түбәсен алып аткан. Әтнә районы Ташчишмә авылында яшен фаҗигагә китергән: 28 яшьлек ир-атны печән төягән вакытта яшен суга һәм аныӊ гомере өзелә. 2 бала әтисез, тормыш иптәше тол кала. Авылдашлары әйтүенчә, бу егетнеӊ әтисе, данлыклы күмәк хуҗалык җитәкчесе берничә ел элек юл хәрәкәте вакытында фаҗигале төстә һәлак була. Егетне сүз тыӊлаучан, киләчәктә өметле җитәкче булачак иде, дип офтаналар авылдышлары.

Реклама

Фото: http://www.informationng.com/wp-content/uploads/2012/12/lightning-2.jpg

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: