Хезмәт

Тәтеш районында зур фаҗига - шәхси йортта чыккан янгында өч баланың гомере өзелгән

Бүген Район Советының утырышлар залында булган видеобрифингта сүз Тәтеш районындагы янгыннан башланып китте.

Кичә Тәтеш районы Нармонка авылында шәхси йортта янгын чыккан. Йортның януы турындагы хәбәр 14 сәгать 46 минутта теркәлгән, ә сәгать 15.06да сүндерелгән. Янгынны сүндергәннән соң 4, 3 һәм 1 яшьләрдәге өч баланың үле гәүдәләре табылган. Балалар өйдә үзләре генә булган.
Әлеге тетрәндергеч фаҗиганың сәбәпләрен ачыклау һәм тикшерү эшләре бара. Өлкәннәр һәм әти-әниләр, балаларга һәрвакыт күз-колак булыгыз, үзләрен ялгыз гына калдырмагыз!
Фото: http://novayagazeta-ug.ru/news/u4949/2014/11/25/92554

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: