Хезмәт

Туган як изгелеге

Һай ул туган якның кадере, һай ул туган якның изгелеге! Туган авылының, туган ягының бөеклеген аны читкә китеп яшәп караган кеше генә белә аладыр?!

Реклама

Әбием дә тормыш иткән йорт-җирен калдырып, гомеренең соңгы көннәрен башка тирә-күрше авыллардагы кызларында яшәргә мәҗбүр булды. Кызганыч, төп нигездә яшәүче улы Украинага китеп барды шул. Улы туган авылы Хәсәншәехка һәр елны кайтып, җәйләрен шунда уздыра иде. Әбием, улының кайту көннәрен санап кына тора. Чөнки һәркемнең үз нигезе, үз куышы бит! Яшел чирәм чыгып, ызан кырыйларында кычыткан баш төртүгә, әбием үзен гомер иткән нигезенә, гомер иткән авылына кайтарырга куша. Без аңа: «Әби, әле абый кайтып җитмәде бит, бераз гына сабыр ит», - дия идек. Әбием: «Улым кайтканда йорт ачык булса, күңелле булыр, кайтыйм инде, бик озак кышларны үткәрдем сездә», - дип әйтеп куяр иде.
Әбиебез, чираттагы кышын үткәрергә Шубан авылына килгәндә бервакыт песиен дә үзе белән алып килде. Бер атна-ун көн тирәсе әбиемнең мәчесе, риза булып, бездә торды. Ләкин көннәрдән беркөнне мәче юкка чыкты. «Үлгәндер инде, мескенем...», дип кайгырды әбием. Ләкин мәче үлмәгән икән. Әбием, яз килүгә, өенә ашыкты. «Берзаман ишекне ачсам, песием баскыч төбендә тора. Ябыккан, ямьсезләнеп беткән. Үзе әкрен генә тавыш бирә: кайттыңмы, янәсе. Кечкенә өйнең ишеген ачып керттем. Өйне кереп әйләнеп чыкты. Туктаусыз кычкыра, абыегызны эзли. Абыең юк шул, әле кайтмады дим...»
«Һай безнең чишмә суы - харап тәмле!», дип әбием тау битеннән авылга төшерелгән «Изгеләр чишмәсе»н сагына иде. «Йомшак тәмле су, юшкыны да юк, чәйнек төбенә утырмый», дип әйтә иде. «Улым, әйдә бергә торыйк. Бездә мәктәп тә якында гына, Хәсәншәехта укырсың...» - дип сүзен дәвам итәр иде.
Шубанда торганда күзен тәрәзәгә төбәп тора да: «И, улым, урамнан Хәсәншәехның бер көчеге генә узса да, күңелем булыр иде», - дип сагынуының чиксез икәнлеген белдерер иде. Әбиемнең васыятен тотып, укытучылыкка укырга кердем. «Улым, укытучы булырсың яме, кышкы суыкларда ватык машина төзәтеп, суык кар өсләрендә ятарга язмасын», - дигән теләге кабул булды. Үзе әбием бу дөньялыкта озын гомер кичерде. 92 ел яшәп, Түбән Шубан авылында Сания кызы йортында мәңгелеккә күзләрен йомды. Васыяте буенча, аны үз авылына - Хәсәншәех зиратында җирләдек. «Соңгы елларын да үз туган нигезендә үткәрсә, минем әбием йөз яшен дә тутыра алган булыр иде әле», дип уйлап куям кайчакта. Өлкән яшьтә үз нигезеңнән, авылдашларыңнан, күрше-күлән әбиләреннән аерым яшәү, гомер буе чәй куеп эчкән саф сулы чишмәңнән аерылу зур фаҗигадер ул, минемчә.
Әйтергә теләгәнем шул: ир-егетләр, әби-бабай нигезен ташлап, чит-ят җирләргә чыгып китмәгез. Читтә нинди генә хан сарайларында торсагыз да, бәхетегез анда сезнең тулы түгел, иң мөһиме, күңел тынычлыгы бит! Әти-әниләрегезне дә туган нигезләреннән аерып, чит-ят җирдә яшәргә мәҗбүр итмәгез. Безнең татар халкында элек-электән «төпчек ир-егет төп нигездә калырга тиеш» дигән сүз яшәп килә. Бу матур гадәт үтәлсен иде.

Фото Интернет челтәреннән алынды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: