Хезмәт

Тукайны укыганда…

Телсез идек. Тукай безне телле итте. Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте. Күгебездә балкып торган йолдыз булып Кара тәндә өстебезгә энҗе сипте. Сәйфи Кудаш. «Тукай», 1917.

Әйе, Габдулла Тукай безнең белән, безнең арада. Тукайның без шигырьләрен, фикерләрен яратабыз. Аңа багышланган әдәбиятны, сәнгать әсәрләрен яратабыз. Шагыйрь исеме белән бәйле урыннарны барлыйбыз, аларның артуына куанабыз. Тукайга багышланган мәдәни чараларда катнашабыз. Әмма... Әлегә, аның әдәби мирасында сакланган язмалары кешеләр хозурына киң чыгарылмаган, тирән фәлсәфи фикерләр салынган әсәрләре күләгәдә кала.
Сүз уңаеннан, хәзер дә Тукай көннәре уңаеннан үткәрелә торган чараларның эчтәлеге дә, методикасы да совет чорыннан әллә ни үзгәрмәде шикелле. Ә бит без, без яши торган җәмгыять нык үзгәрде.
Тукаебыз яшәгән чорга караганда тагын да шомартылган, канунлаш- тырылган чорга аяк бастык һәм яшибез. Тукайның үзе яшәгән чор белән килешмәве барыбызга да билгеле. Ул:
«Булды юлда киртәләр, эттән күбәйде дошманым,
Чөнки залимнәрне, өстеннәрне яклый алма-дым.
Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», - дип яза «Кыйсса» шигырендә.
Тукайның кайбер фәлсәфи фикерләрен укучыга җиткерергә вакыт түгелме икән инде? Менә
аларның кайберләре.
Әгәр дә хәрам хезмәт
Дөнья малын син ауласаң,
Хөсетләнеп саранлыктан
Фәкыйрь хакын санамасаң,
Мескеннәргә хәләл булган
Нигъмәтләрне кире каксаң,
Шуны бел: бер уч тузан
Булып җилгә очар
Җыйган хәрам малың.
«Явызларга тыштан гына да ошарга ярамый», - дип тә кисәткән Тукай.
Яисә:
«... пычрак вә ялган берлә, тулган безнең эч;
Бар пычраклыктан, бозыклыктан гыйбарәт безнең эш.
Шаккатабыз тышкы яктан, зиннәтләр, киемнәргә карап,
Җан сатабыз әллә нинди вак тиеннәргә карап.
Керләнә өсте-өстенә рух, һич хозур вөжданга юк.
Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә мунча, җанга юк», - дигән шигъри
юллары да аның күңелен телгәләгән ачы тормыш чынбарлыгы. Шагыйрь бу тормыш «сазлыгыннан» чыгу юлларын күрмәсә дә, кимчелекләр белән килешмәгән.
«Ачы булгач күңелем, шигырем ачы чыга,
Багъзан пешкән дип уйласам да чи чыга.
Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән
Әллә ничек, мыр-мыр итеп мәче чыга».
«Бер татар шагыйренең сүзләре».
Тукай көннәре якынлашканда аның шигырьләренә, фәлсәфи фикерләренә мөрәҗәгать итүемнең максаты бүгенге тормышта еш очрый торган, инде яшәү рәвешенә әйләнгән, тискәре адымнарга, кагыйдәләргә ишарә ясау. Аларның җәмгыятьтәге киеренкелек тудыручы җирлек булуын да искәртү иде.
Димәк, уйланырга, фикерләргә урын бар. «Дөнья аты дилбегәсе әле безнең кулларда», дип яшәеш нормаларыннан, кануннар кысаларыннан чыгып яшәүчеләрнең нәфесләрен бераз сүрелдерү өчен тезгеннәрне дә бераз кысуны гамәлгә кертү кирәктер?
Габдулла Тукай үзе әйткәнчә:
«... инде эшлик саф, ачык күзләр белән, чын аң белән».
«Аң» шигыре.
1905.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: