Хезмәт

Туй йолалары үзгәрә, тик бу мәһәргә кагылмый

Заман белән бергә һәр нәрсә дә үзгәрә. Яшәеш тә, мөнәсәбәт тә, хәтта гореф-гадәтләр дә.

Кияүгә чыгачак кызга бирнә хәзерләү борынгыдан бүгенгәчә сакланып калган йола булса да, ул да бик күп үзгәреш кичергән. Әбиләребез чорында кызлар бирнәгә дип кызыл башлы сөлге-тастымаллар сукса, чигүле ашъяулыклар, аяк чолгаулары ише бүләкләр хәзерләсә, әниләр чорында инде чаршаулар тегү, өстәл япмасы, карават япмасы кырлары чигү "мода"да була. Хәллерәкләре тәрәзә пәрдәләре дә хәзерли. Еллар үтә-үтә бирнә сандыгы да шактый авырая. 70-80 елларда инде кызларны кияүгә бирү өчен туганнан алып диярлек хәстәрен күрә башлыйсы була. Чөнки ул елларда авыл кибетләренә "асыл" товарлар аз данәдә кайта, икенчедән, бирнәне шактый мул хәзерлисе. Безнең якларда, мәсәлән, (ул төрле авылда төрлечә булды) кияү буласы кешенең барлык туганнарына, аларның гаилә әгъзаларына да күлмәк, күлмәклек ише бүләкләр өләшәсе иде (бу әле өйне "киендерү" өчен алынган чүпрәк-чапрактан, үрчетү, асрау өчен бирелгән каз яки сарыктан тыш). Бирнә сандыгын кияү йортына илтүнең дә үз тәртибе бар. Анысы да һәр төбәктә үзгә. Әйтик, бездә аны кызның якын туганнары туйдан соң илтсә, кайбер авылларда туй көнне кәләш белән бергә генә биреп җибәрәләр иде. Хәзер инде мондый йолалар да, сандык дигәнең дә онытылды (хәер, Арбор авылында әле дә атлар бизәп, җырлап, гармуннар уйнап бирнә илтү дигән йола сакланган - бик матур бәйрәмгә әйләнә, диләр).
Яңа гасырда инде кызлар кияүгә комод - тартмалы кием шкафы белән чыга башлады. Туй бүләге итеп кызның әти-әнисе шифоньер яки тахта бирә иде. Соңгы елларда бу "йола" да үзгәрде. Хәзер инде әти-әни йокы бүлмәсе гарнитурына өстенлек бирә - кызга аерым комод та аласы юк. Кесәсе "калынраклар" башкача кылана, билгеле (андый аерма гомер бакый булган һәм булачак).
Әле бит туй мәһәре, калым дигән нәрсәләр дә бар. "Калымның шәригать кануннарына катнашы юк, ул бит йола гына. Безнең якларда өлкәннәр аның тарту дигән формасы булганын хәтерли. Ә менә туй мәһәре ул никахның бер шарты булып тора, - дип аңлатты бу хакта Җәлил хәзрәт Фазлыев. - Кызны сорый килгәч, аның әти-әнисе мәһәрнең күләмен әйтә. Пәйгамбәребезнең сөннәте буенча ул 140 грамм көмеш бәясендә булырга тиеш. Бүгенге көндә туй балдагын һәм күлмәген егет алып бирә. Әгәр кыз болар белән риза булса, без бүләк шарты үтәлде дип саныйбыз. Тагын шунысы бар, ир хатынына күпме генә кыйммәтле бүләкләр бирсә дә, әгәр мәһәрдән булсын дип бирмәсә, бу бурыч үлгәнче аның өстендә кала. Мәһәр нәрсә өчен билгеләнгән соң? Ислам дине буенча хатыны үлсә, ир шул вакытта ук өйләнергә хаклы. Ә хатын, ире үлгәннән соң 4 ай да 10 көнсез (үзенең йөклеме, түгелме икәнлегенә тәгаен инанмыйча) кияүгә чыга алмый. Хатынны бит матди яктан ир тәэмин итәргә тиеш. Мәһәр ул менә шушы срокта хатынын тәэмин итү өчен калдырылган өлеш булып чыга. Ә тол хатынның балалары булса, аларны ирнең туганнары карарга, аларны үстергән хатынга (кабат тормышка чыкмаса, билгеле) хезмәт хакы да түләп торырга тиеш".
Фото: http://www.bruneta.ru/node/49590

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: