Хезмәт

Туып тора һаман… мәзәк

Хөрмәтле укучыларыбыз! Бүген сезнең игътибарга өр- яңа рубрика тәкъдим итәбез. Уйлап карасаң, һәр көнебез үзе бер мәзәк бит .

Тирә- юньгә игътибарлы гына булырга, әлеге мәзәк хәлләрне « тотып алырга», иренмичә кәгазьгә төшереп, яки электрон почтага җибәрергә генә кирәк. Тормышчан мәзәкләрнең тәме дә, яме дә башкача. Шулай бит?
Тизлекне чамала!
Күрше авылдан балалар бакчасыннан кайтабыз. Илүзә апасы кызу йөри, Рузәл җитешә алмый. «Апай, скоростеңны кимет әле, күрмисең мени, авылга 40 белән генә керергә дип язган бит», - ди ул, аптырагач (ни әйтсәң дә шофер малае!).
Мәхәббәт… мәхәббәт инде
Биш яшьләрдә Рузәл җырлый:
«Бер көләрсең,
Шашып бер еларсың.
Ап- ак мендәрләрне чылатып.
Тәүге сөю килер шул яз белән
Уйларыңны синең чуалтып»…
- Улым, сөю дип җырлыйсың, нәрсә соң ул сөю? - дим.
- Сөю-мәхәббәт инде,- ди.
- Ә мәхәбәт нәрсә соң ул?-дим.
Күзен зур итеп ачып карады да, шуны да белмисеңмени дигән шикелле:
- Мәхәббәт- мәхәббәт инде, - дип куйды.
Чакыра белми чакырсаң…
2005 ел. Телевизордан « Җырлыйк әле» тапшыруы бара. Ветакадемия студентлары җырлый. Бер кызга караокега « Соңлама, кил инде» җыры чыкты. Теге кыз көчәнә-көчәнә, барлы- юклы тавышы белән « Кил, кил, кил, иркәм, кил инде», - дип җырлый. Рузәл тынлап утырды - утырды да:
- Болай гына чакырсаң, сиңа беркем дә килмәс бит, - ди.
Көтсәң көтәрсең…
2004 елның октябре. ТНВда реклама: «Лилия Муллагалиева сезне үзенең концертларына көтә». Һәр нәрсәгә җавап бирергә кирәк дип белгән Рузәл:
- Көтсәң- көтәрсең, без бармыйбыз, - ди.
Изге нияттән
Шул елның декабре. Әтиләре яңа тузан суырткыч алып кайтты. Рузәл шуны балалар бакчасына чыгып әйткән.
-Ник әйттең инде, улым? - дим.
-Болар бер дә яңа әйбер алмыйлар икән димәсеннәр дип әйттем, - ди.
Изге нияттән булгач, ничек орышасың инде.
Русча сөйләшү
Өч яшьләрдә Рузәл русча сөйләшә: «Это дверь, это стол, это стул».
- Тәрәзә, идән русча ничек була? - дип сорыйм.
-Это тараза, это идан, - ди бу, русчага охшатып.
Мухогриб
-Әни, чебен русча ничек була? - ди ул, берчакны.
- Муха, - минәйтәм.
- Алайса, чебен гөмбәсе мухогриб була инде име, - ди.
Үзеңә тиешне эшләү
2005 ел. Читтәге бакчада печән җыябыз. Ике балада ике тырма. Артта калган печәннәрне җыялар. Менә бераздан Рузәл, артта барудан туеп, безнең янга килде.
-Бар, улым, эшлә, тик басып торма, - дим.
- Мин үз яшемә тутырып эшләдем инде,- диде дә, Рузәлебез, тырмасын ташлап, машинага менеп тә утырды. Әтисе дә, мин дә бер сүз әйтә алмый калдык (дөрес, аз гына утыруга, аннан да туеп, тагын тырмага тотынды үзе). Ныклап уйлап карасаң, Рузәл хаклы бит: яшең арта барган саен эшең дә арта гына бара. Без уйлый белмәгәнне кайчак әнә шулай балалар һич көтмәгәндә әйтеп куя шул.
Фото: http://soogakova.ru/category/yumoristicheskaya-stranitsa

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: