Хезмәт

Тәвәккәл таш яра

Авылда туган, авыл өчен яшәгән һәм эшләгән, бүген дә авыл дип яши һәм эшли. Гел бер урында, Нөнәгәрдәге колхозда 46 ел хисапчы булып эшләгән Заһир ага белән аның хатыны Бибинур апа гаиләсендә үскән 6 баланың өченчесе - Фәрит Әхмәтханов ул.

Әти-әнисе Фәритнең тормыш баскычыннан гел югары менгәнен күреп, улларының уңышларына сөенеп, горурланып, тыныч күңел белән күчтеләр бакыйлыкка. Фәрит яшьтән максатчан, уйлаган ниятен, башлаган эшен азагына җиткерә торган тәвәккәл егет була.
Чавал авыл хуҗалыгы техникумын да, Казан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетын да үзе ниятләп укып тәмамлап чыга. Хезмәт юлын туган авылы Нөнәгәрдә «ВЛКСМның 50 еллыгы» колхозында колхозчы булып башлаган егет, үзләрендә белгечлеге буенча эш булмагач, сорашып-эзләп, Тимирязев исемендәге колхозга орлыкчылык буенча агроном булып урнаша. Районда яңа юнәлеш буенча белгеч - агрохимик кирәк булгач, аны авыл хуҗалыгы идарәсенә чакыртып алалар. Бу өлкәдә эшне башлап, әйбәт итеп оештырып җибәрә алган һәм үзен хезмәте белән таныткан, яңалыкка омтылучан, таләпчән белгеч идарә начальнигының урынбасарына кадәр күтәрелә.
1985нче елда Калинин исемендәге колхозга председатель итеп тәкъдим ителә һәм сайлана. Монда эшләр көйләнеп кенә килгәндә, Түбән Кенә ягы Рәхимов исемендәге колхоз булып аерылып чыга. Башка чыккан хуҗалыкка председатель итеп Фәрит Әхмәтханов сайлана. Ун елга якын җитәкчелек итү чорында бу як авыллары халкының тирән ихтирамын яулый.
- Пилорама төзүдән башлаган иде, берничә ел эчендә авылда мастерское, гаражы булган техника паркы, АВМ,складлар белән амбар хуҗалыгы, сыерлар өчен типовой абзар, сортларга аеру җайланмасы белән бәрәңге подвалы, столярлык цехы, ике урында зур күпер, контор бинасы, ашханә сафка басты. Ул гынамы әле, колхозчылар өчен фатирлар, ике балалар бакчасы, кибет, ике мәчет төзеттерде. Өч авылга газ кертелде, өч авылда да су өйләргә китерелде. Фәрит колхозга килеп кешеләрдә өмет уятты, яңа рух өрде,
ди авыл активисты, пенсиядәге укытучы Сәгыйрә Низамиева. - Без Сезне онытмыйбыз, Сез һаман истә,- дип Фәритне юбилее белән котлап, редакциягә хат та язып салган Сәгыйрә ханым.
Түбән Кенәдән Ильяс Галимуллин да Фәрит турында сүз чыккач җанланып китте. Молодец мужик. Тоткан җиреннән өзә. Әйтә икән үти. Авыллар тирәли буш яткан җирләрнең хәзер яшеллеккә күмелеп утыруында аның да өлеше зур. Кайберәүләрнең көтүлек җир кими дигәненә карамады, агач утырту өчен тәвәккәлләп бирде җирне. Хәзер ул агачлыкларда халык рәхәтләнеп ял итә, җәйләрен җиләк, гөмбә җыя. Әле һаман сагынабыз элекке председателебезне, - диде ул.
Шулайдыр. Кенәлеләр өчен күп игелекләр эшләгән Фәрит. Үзгәртеп корулар башлангач, районда иң беренче мәчетне дә ул төзеткән. 1989 нчы елда Түбән Кенәдә, 1991дә Кенәбашта бинасы агачтан булган манаралы, айлы мәчетләр ачыла. Моны Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» музеена куелган документлар да раслый. Һәм Фәрит Әхмәтхановның Татарстан Республикасы мөселманнарының дини идарәсенең Рәхмәт хаты белән өч тапкыр бүләкләнүе шулар өчен. Берсе төзелә башлап туктап калган Нөнәгәрдәге мәчетне төзеп бетерүгә ярдәм иткәне өчен.
Түбән Кенәдә эшләгәндә Фәрит «Татарстан Республикасының Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була. Алар районда гына түгел, республикада беренчеләрдән булып игеннәрнең һәр гектарыннан 60 центнер ашлык җыйнап алалар. Шушы елда ашлыкны җиргә күмеп саклау технологиясен сынап карыйлар һәм яхшы нәтиҗәгә ирешәләр. Әхмәтханов инициативасы белән инде моннан ике дистәләп ел элек үк сыерларны УЗИ белән дәвалау кертелгән була.
Ул чактагы район башлыгы Марат Әхмәтов Фәрит Әхмәтхановны район авыл хуҗалыгы идарәсенә җитәкче итеп алырга колхоз җыелышына килгәч, зур каршылыкка очрый. «Җибәрмибез», диләр колхозчылар бердәм булып. Эш белгән кешенең район күләмендә зуррак файда китерәчәген җентекләп аңлаткач кына ризалаша халык.
1996нчы елдан 2006нчы елга кадәр районның авыл хуҗалыгын җитәкли Фәрит. Шушы еллардагы хезмәтләре өчен ул «Почет» ордены, Россия һәм Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыкларының Мактау таныклыклары, «Казанның 1000 еллыгы истәлек медале», Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатлары (16 мәртәбә) бүләкләнә. Районыбызның авыл хуҗалыгындагы уңышлары өчен макталып, 2004нче елда фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт, Россия Федерациясенең Столыпин премияләренә лаек була. Фәрит Заһировичның заман белән бергә атлавы, яңалыкларга, фән-техника казанышларына битараф булмавы район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән елларында да Балтачның үсешенә сизелерлек йогынты ясый.
Башка күп районнарда ДОСААФ оешмалары беткәндә аның тырышлыгы белән безнең районда сакланып кала, ил күләмендә таныла. Фәрит Әхмәтханов Россия Федерациясенең «ДОСААФының 85 еллыгы» һәм «Хәрби Оборона» медальләре белән бүләкләнә. Балтач ДОСААФ оешмасына «УАЗ» автомобиле бирелә.

Фәрит Әхмәтханов бүген «Россельхознадзор»ның Саба бүлекчәсен җитәкли. Якташыбызның биредәге эшчәнлегенең дә районга файдасы күп.

Ә менә гел җаваплы постларда эшләп гаиләсенә вакыты кала микән.
- Булмастайны ышандырмый, инде ышандырган икән үти торган таләпчән, игътибарлы, ярдәмчел һәм бик тә гаилә җанлы булуы белән аның өйдә сирәк булуы онытыла иде. 35 ел бергә тату яшәп ике малай тәрбияләп үстердек. Алар, Аллага шөкер, гаиләләрендә ышанычлы таяныч булып матур яшиләр. Безне оныклар яраттырып сөендерәләр, - ди Фәритнең тормыш иптәше Рүзилә ханым.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: