Уенчыктан да мөһимрәк
Рәсәй Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автомобиль инспекциясе Рәсәй автоиминиятләштерүчеләр ярдәме белән 1есеннән 30нчы ноябрьгә кадәр «Балаларга - автокресло!» дигән киң масштаблы социаль кампания үткәрә.
Балалар - юл хәрәкәтенең иң сакланмаган катнашучылары, аларның үз-үзләрен саклау инстинктлары җитәрлек дәрәҗәдә булмый. Шуңа да әгәр алар юл-транспорт һәлакәтендә зыян күрә икән, моңа бары тик олылар гына гаепле. Балаларның иминлеген, сәламәтлеген, тормышын саклап калырга теләгән очракта, балалар өчен махсус автокреслолар булдыру һәм куллану зарур! Сораштырулардан күренгәнчә, безнең илдә 51 процент әти-әниләрдә әлеге җайланма бар һәм нибары 23 проценты гына шуны һәрвакыт дөрес итеп куллана. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы биргән мәгълүматларга күз салсак, транспорт чарасында балалар өчен булган махсус җиһазлар куллану алар арасында үлем очрагын 54 процентка, җәрәхәтләр алуны 76 процентка, ә авыр тән җәрәхәтләре алуны 92 процентка киметә.
2007нче елдан РФ юл хәрәкәте Кагыйдәләре нигезендә транспорт чарасында 12 яшькә кадәрге бала йөрткәндә аны махсус җайланмалар белән эләктерү мәҗбүри. Моны үтәмәгәннәрне 500 сум күләмендә штраф көтә. Әлегә кадәр балалары өчен автокресло кулланмаган әти-әниләрне ваемсыз дияргә кирәк. Чөнки автокресло бала туганчы ук алынып куярга тиешле әйбер, ул сабый тормышы өчен төрле уенчыкларга караганда да мөһимрәк. Хәтта баланы бала тудыру йортыннан алып чыкканда да аның өйгә кадәрге юлы автокреслода үтәргә тиеш!
Район ЮХИДИ бүлеге
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.800
-
1 март 2021 - 13:11Казанның 177нче гимназиясе укучылары Миңнехановны туган көне белән котлады «Шатлык» балалар хоры клибын уку йортнының Инстаграм битенә куйганнар.2900
-
1 март 2021 - 12:11Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Язның тәүге көне белән сезне! Ямьле язларга килеп керүгә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә - дөньядагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсенә әзерләнә башлыйбыз.5200
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар24500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.23100
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".92202
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика