Хезмәт

«Утың бетсә учагыңда...»

Күршеләр хакында иң җылы, иң самими сүзләр ишетү бүгенге көндә актуаль булмаса да, янәшәдәгеләр белән сокланырлык итеп яшәүчеләр бүген, шөкер, бар әле.

Реклама

Шушы бәхетлеләр арасында үземнең барлыкны тою да минем өчен олы сөенеч. Мин яхшы күрше дип күкрәк кагып мактануым түгел, ә гомер юлымда һәрчак яхшы күршеләр булуы белән бәхетле мин.
Гомер китабымның битләрен артка «ачып», яшьлегемә кайтам... Кечкенә чак, әби - бабайлы бәхетле балачак... Үземне белә башлаганнан бирле күршебез Рәхимә апаның (мәрхүмә инде) безгә булган яхшы мөнәсәбәтен яхшы хәтерлим. Өй салу мәшәкатьләре белән мәш килгән җәй айларында, мөгаен, аның кебек ярдәм иткән кеше булмагандыр. Әни ике көнгә бер осталарга иртән-иртүк ак күмәч пешерергә дип күршебезнең мичен ягып җибәрә. Ә менә сыер сөтен «ташлагач» Рәхимә апа «Берүк сөтсез тилмермәгез», дип сыер саву белән сөт кертә. Соңрак әби-бабай бакыйлыкка күчкәч, әнием киңәш-табышка да Рәхимә апага керә иде. Ә менә авылдашыбыз Фаяз абый Куныр авылы кызы Гөлфәния апа (рәсемдә) белән тормыш корып, безнең күршедәге буш урынга йорт салып, башка чыккач, ут күршеләребез янәдән бергә артты. Шөкер, алар үтә дә кешелекле, киң күңелле, мәрхәмәтле булып чыкты. Нинди генә эшкә тотынсаң да иң беренче булып ярдәмгә ашыгучы, кирәк икән соңгы башлаган ипиен дә бүлеп сиңа бирүче Фаяз абый һәм Гөлфәния апа әти-әни өчен бүген дә олы таяныч. Яңа күршеләр Фирдания һәм Сәүбән Шакирҗановлар да күрше хакын хаклап яшәүче авылдашлар дияргә кирәк.
Көндәлек мәшәкатьләрне дә уртаклашучы, зур бәйрәмнәр булганда ярдәм итүче күршеләр белән тормыш итүләрнең күпкә җиңелрәк булуын шушы бәхетне татып яшәүчеләр генә аңлый, минемчә. Тормышка чыгып, Балтачта үз йортыбыз белән яши башлагач та Аллаһы Тәгалә әлеге бәхеттән мәхрүм итмәде мине. Күршеләребез Резеда апа һәм Ләүфән абый Әхмәдуллиннар, Лилия һәм Фаил Фәсыйховлар белән тормыш казанында бергә «кайнап» гомер кичерәбез. Чәй табыннары артына җыелгач та бер-беребездән «бәхетебезгә күрше булганбыз» дигән ихластан әйтелгән җылы сүзләр ишетәбез. Ел әйләнәсе тыгыз элемтәдә торучы күршеләребез авыр чакта да, шатлыклы минутларда да гел янәшәбездә. Ә бит озак еллар күршеләр булып та исәнлек-саулык сорашмаган, күршесенең уңышларына ихластан куанасы урынга җанын «кара» көнчелек «кимергән» бәндәләр юк түгел. Алар хакында бераз гына уйласаң да авыр була. Гомер бит ул бер генә бирелә. Ничек яшәсәң дә үтә ул. Матур хатирәләр исә буыннардан-буыннарга күчеп синең үрнәгеңдә яшәр өчен күпме кешегә мөмкинлек бирә. «Оясында ни күрсә...», ди бит халык. Киләчәктә күрше хакын балаларыбыз да хаклап яшәр дигән өмет белән янабыз.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: