Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Үзеңнән түбәннәргә карап хәлеңә шөкер ит

Бу хикәя бик гыйбрәтле бер хикәядер.

Бер адәм юлда җәяү атлаганда үз-үзе белән сөйләшеп бара икән. «Бу далада, бу чүлдә миннән дә көчсез, бичара, хәсрәт-кайгыларга баткан кем булыр тагын», – дип елый да башлаган.

Сыртына йөк төялгән, үтеп баручы ишәк бу кешенең сүзләрен ишетеп:

«Әй акылсыз адәм! Ни булды, бу кадәр хәлеңнән зарланасың? Ишәк хәлен белмисең, минем кебек йөк астында түгелсең бит! Атла да, хәлеңә шөкер ит», – ди.

Бу хикәя бик гыйбрәтле бер хикәядер. Кешенең һәр теләгенә ирешә алмауы мөмкин. Шулай да, ошбу хакыйкатькә күрә, үзеннән түбәндә булганнарның хәленә карап, үз хәленә шөкер итү – акыллылык галәмәтедер. Тагы да авыррак хәлдә булганнарга карап, үз хәлеңнән риза булу – күркәмдер. Үзеңнән начар хәлләрдә булганнарга карап, үз хәлеңә шөкер итү тиешледер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев