Хезмәт

“Вак-төяк” белән вакланмыйбыз

Мәзәк. Старшина солдатларны сафка тезгән дә, нәрәт бирә икән: "Сегодня все поедем на вокзал. Будем грузить люмини". Солдатлар арасында югары белемлесе бар икән, шул: "Товарищ старшина! Не на вокзал, а на станцию. Не люмини, а алюминий", - дип, төзәтмә керткән. Старшина кызарып, бүртенеп чыккан һәм: "Повторяю, все поедем на вокзал...

Газетабыз битләрендә чүпкә батуыбыз турында күп язылды һәм языла. Моңа карап кына әлләни үзгәреш көтәргә кирәкми. Дәүләтебез үгезне мөгезеннән тотарга теләмәгәч, түбәннән өреп кенә берни майтарып булмый. Көнкүреш чүп-чарының шактый өлешен полиэтилен пакетлар, шешәләр һәм савытлар тәшкил итә. Пластик шешәләрнең һәм ризык-эчемлек тутырыла торган шундый савытларның кеше сәламәтлеге өчен шактый зыянлы икәнен барыбыз да белә. Бигрәк тә сөт-катык, кефир, каймак кебек ризыклар өчен пластик аеруча куркыныч. Моннан ике ел чамасы элек бу турыда Думадагы депутатларыбыз да сүз куертып алган иде кебек. Хәтта ике ел эчендә азык-төлек, савыт-саба өчен полиэтилен һәм башка пластикларны куллануны туктатып, кәгазь пакетлар, пыяла, алюминий савытлар куллана башларга кирәк дигән фикергә килгәннәр иде, шикелле. Европа илләрендә, Америкада, Канадада һәм хәтта фәкыйрь саналган кайбер Латин Америкасы илләрендә дә бу мәсьәлә хәл ителгән, имеш. Аларда эчемлек өчен бары тик пыяла яисә алюминий савытлар гына кулланыла икән. Гаҗәп түгел, СССР заманында бездә дә пыяла шешәләр һәм банкаларны куллану, аларны җыю һәм кабат эшкәртү практикада иде. Хәзер артык баеп киттек, бушаган шешә-фәләннәрне кабат җыю белән мәшәкатьләнмибез.

Югарыда атап үтелгән чит илләрдә сыек эчемлекләр өчен нигездә алюминий банкалар кулланыла икән. Бушаган мондый банкаларның 95 процентын аларны саткан кибетләр җыя. Аларны минипресслар белән кысып, кечкенә генә итеп калдыралар да, кабат эшкәртү заводларына җибәрәләр икән. Анда бу банкаларны янәдән эретеп, яңа савыт-сабалар ясыйлар, ди. Бездә шушы эшне башкарып чыга алмыйлармы? Башкарырлар иде, теләмиләр аңа тотынырга. Алюминий җитештерү буенча дөньяда беренче урынны Кытай үз кулында тота. Икенче урында - Русия. Әмма бездә җитештерелгән алюминийның күпчелеге чит илгә сатыла. Ә илдә калган икенче өлеше хәрби самолетлар, вертолетлар, ракеталар, космик җиһазлар ясауга китә. Без бит гигант ил. "Чүп-чар" белән вакланып тормыйбыз. Табигый байлыкларның күплеге ягыннан безгә тиңләшерлек ил юк. Байлыкны сакларга кирәк. Шуңа күрә безгә беренче чиратта куәтле заманча танклар, бомба төяп ташый торган самолетлар, мишень булып хезмәт итә торган гигант "Мистральләр", космоска оча торган, Айны атом корал базасы итеп кулланып булырлык куәтле ракета техникасы кирәк. СССР заманында да без халыкка кирәкле "вак-төяк" һәм "чүп-чар" белән артыгын вакланып тормадык. Бөтен дөньядагы хәерче илләрдә социализм төзергә омтылдык. Кызганычка каршы, максатыбыз һәм тырышлыгыбыз барып кына чыкмады.

Америкада һәм башка Европа илләрендә, мәсәлән, микродулкынлы мичләр моннан илле ел элек кулланышка кергән иде. Ул гына да түгел, автомат кер юу машиналары, кешеләрнең көнкүрештә эшләрен җиңеләйтә торган бүтән күптөрле җиһазлар аларда булган. Мәсәлән, миндә 1960 елда нәшер ителгән "Физика, техника, производство" дигән белешмә-китап саклана. Анда Америкада электр энергиясенең СССРдагыга караганда ике тапкырга күбрәк җитештерелүе һәм аның яртысы халыкның көнкүрешендә кулланылуы турында язылган. Ул вакытта ук американнар җәяүлеләр сукмагындагы бозны лом яки көрәк белән чокып азапланмаганнар, тротуарны электрга тоташтыру бу мәсьәләне хәл иткән. Шул ук белешмә-китапта СССРда барлык электр энергиясенең 80 процентын завод-фабрикалар файдалануы турында язылган. Америкада СССРдагы белән чагыштырганда авыл-хуҗалыгы техникасының ике тапкыр күбрәк җитештерелүе турында да мәгълүмат бирелгән. Һәм өстәмә рәвештә аңлатып та куйганнар - шушы техникаларның яртысыннан артыгы минитехника: мотоблоклар, мотокультиваторлар икән. Алар илле ел элек кулланган минитехникалар безгә соңгы ун елда гына килеп җитте. Аларда шул вакытта ук фермерлык киң җәелгән булган, шуңа күрә мондый техника белән күпләр эш иткән, диючеләр табылыр. Әйе, шулаен шулай. Ә СССРда яшәгән крестьян агай шәхси бәрәңге яки яшелчә бакчасын минитехника белән эшкәртсә, хәрам булыр идемени?

Реклама

СССР заманында ук илдә үстерелә торган бәрәңгенең яртысы шәхси секторда җитештерелә иде. Үткән гасырның җитмешенче елларында ук чит илләрдә җиңел машина байлык күрсәткече түгел, ә аяк киеме урынына кулланыла торган көндәлек хаҗәт иде. СССР халкының кулында акчасы булса да, сатып алырга автомобиле, йөрергә юллары булмады. Машина алу бәхете тәтегән кешеләр исә аңа запас частьләр сатып алырга тилмереп йөрде. Юк шул, бездә гади халыкның эшен, көнкүрешен җиңеләйтү турында бармакка бармак та сукмадылар, хәзер дә бездәйләр өчен борчылу бик сизелми. Әнә, 1960 елда ук Арча һәм Кукмара районнарында авылларның бакча башларыннан юан торбалар сузып, газны Германия, Италия кебек илләргә җибәрделәр. Ә үзебезнең авыл халкы мичләренә утын, күмер ягып "рәхәтләнде". Автомат кер юу машиналарын да безнекеләр ясый белде. Аларны хәрби корабльләргә, дәүләтнең кер юу комбинатларына һәм зур вокзалларда "балалы аналар бүлмәләре"нә генә куйдылар. СССР заманында микродулкынлы мичләрне дә ясадылар. Аларын хәрби эштә һәм җиләк-җимеш киптерү заводларында, агач киптерү комплексларында кулландылар.

"Бөек Җиңү Парадында Кызыл мәйданга чыгарылган бөтен төр яңа хәрби техниканы киң масштаб белән җитәрлек итеп эшли башларга кирәк", - диде президент Владимир Владимирович. "Әйткән сүз - аткан ук" булыр. Хәрби эш өчен акчалар тиешле күләмдә бирелгән. Чыгарырлар, эшләрләр (акчасын урлап бетермәсәләр, билгеле!) Илне һәм ил байлыгын моңарчы сакладык. Алга таба да сакларга кирәк. Ә пластик савыт-саба һәм шешәләрне алюминий яки пыяладан ясалганнары белән алмаштыру, ризыкларны төрә торган полиэтилен урынына кәгазь каплар куллана башлау - болар барысы да "чүп проблема". Алар белән мәшәкатьләнеп торырга безнең вакытыбыз юк. Аларны хәл итү турында Думадагы кайбер депутатларның чыгышлары, яки газета битләрендәге кайбер хәбәрчеләрнең язмалары теге мәзәктәге югары белемле солдат төзәтмәсе шикелле генә.

Фото: http://chukcha.net/uploads/posts/2012-07/1341235880_1.jpeg

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: