Хезмәт

Вакытсыз өзелгән гомер

Һәркем җиргә үз бәхете белән туа. Кеше туып, акыл һәм көч туплау белән үз бәхетен эзләргә чыга.

Язмамны хәрби хезмәтен үтәп, туган авылына исән-сау әйләнеп кайткан Ришат Шакировка багышлыйм. Ришат үлгән... Моңа һич ышанасы килми... Ничек үлгән? Шушы һәм җавап таба алмаган башка, йөзләрчә сорау күңелемне борчый. Әле бит аңа бары тик 20 яшь иде. Ришат Шакиров кечкенәдән үк аралашучан һәм эшчән егет булып үсте. Әти-әнисе өчен бер генә малай иде ул. Аның бөтен гомере алда иде... Әмма язмышы­ның канатлары сынды, күңеле яшәешнең матур мизгелләрен саклый алмады. Мөгаен, язмышы кыска булган­дыр.

Реклама

Ришат белән без бик дуслар идек. Аның һәрчак йөзендә нур бөркелде, һәрвакыт көләч йөзле, шат күңелле иде. Күңелендә гел яхшылык булды.

Без аны мәңге онытмабыз. Ришат! Авыр туфрагың җиңел, караңгы гүрләрең якты, урының оҗмахта булсын!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: