Хезмәт

"Вьетнам базары" киредән торгызыла

"Витарус" ҖЧҖ та булган янгын нәтиҗәсендә 600 дән артык сәүдәгәр зыян күргән, һәм 400 ләп сатучы эшсез калган.

Хәзерге вакытта шәһәр җитәкчелеге, базар территориясендә, 350 яңа урын булдыру схемасын төзү өстендә эш алып бара. Параллель рәвештә, янган мәйданны чистарту эшләре дә алып барыла. Анда мәйданы 6 мең квадрат метр булган яңа сәүдә үзәге төзеләчәк.
Бу хакта бүген Казан җитәкчелегенең мэр Илсур Метшин рәислегендә узган "эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисади үсеш буенча урынбасары Иван Кузнецов хәбәр итте.
http://intertat.ru/tt/novosti/item/37727.html
Фото https://www.google.ru/search?biw=1680&bih=906&tbs

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: