Хезмәт

Җәй көне ничек тукланырга?

Җәй – балачактан туңдырма белән күзалланучы рәхәт чор ул. Әле хәзер дә кояш аз гына кыздыра башласа, кул шундук туңдырмага, суыткычта торган сап-салкын суга үрелә. Болар белән генә сусауны басып буламы? Гомумән, җәй көне ничек тукланырга?

Табиб—терапевт, гастроэнтеролог Индира Гыймалтдинова киңәшләр бирә.

Карбызга әле иртәрәк

Беренче карашка, сусауны салкын газлы су, туңдырмадан да яхшырак басучы әйбер юк кебек. Чынлыкта исә алар башлангыч мәлдә генә рәхәтлек бирә. Салкын ризык, суны эшкәртү өчен, организмга тән температурасын арттырырга туры килә. Шуңа күрә салкын су эчкәч, яки туңдырма ашагач, тәнегез суынасы урынга, киресенчә, тагын да катырак кыза ала. Җәйге эсседә сусауны җылымса эчемлекләр, чәйләр ярдәмендә генә басып була. Карбыз да сусауны баса. Әмма нитратлар белән агуланмаган, чын карбызны без августның икенче яртысында гына ашый алачакбыз.

Күпме су эчәргә?

Җәйге эсседә организм бик күп су югалта. Шушы бушлыкны тутырып тору өчен, эссе көннәрдә гел чиста су эчәргә кирәк. Кешегә көненә кимендә 2 литр су эчәргә кирәклеген һәркем белә. Әмма җәен бераз искәрмә бар. Терекөмеш баганасы 35 градустан да югары температура күрсәтсә, көн буе эчкән су күләмен тагын бер литрга арттырырга кирәк. Челләдә газсыз, гади минераль су эчсәң дә була. Каты итеп ясалмаган җылымса кара чәй, бөтнек, мелисса өстәп ясалган яшел чәй дә сусауны баса. Җәйге эсседә үлән чәйләре эчсәң дә файдалы.

Ничек тукланырга?

Җәйге эсседә гадәттәгегә караганда азрак ашарга кирәк. Хәер, организмыбыз безгә моны үзе үк искәртеп тора. Игътибар иткәнегез бардыр: еш кына эссе көннәрдә үзеннән-үзе аппетит югала. Моннан куркырга кирәкми. Бу – нормаль күренеш. Челләдә җиңел үзләштерелә торган ризыкларга өстенлек бирергә кирәк. Бу чорда иң беренче чиратта кызыл итне агына алыштыру хәерле. Ак ит дигәндә тавык, күркә итләрен күздә тотуым. Эсседә балык ашау аеруча файдалы. Ул тагын да тизрәк – 3-4 сәгать эчендә эшкәртелә. Эссе көннәрдә каһвәдән дә баш тарту хәерле. Ул бәвел кудыра. Шул рәвешле эсседә болай да суга кытлык кичергән организм тагын да күбрәк сыеклык югалта. Гомумән, туклану мәсьәләсендә һәрчак баланс сакланырга тиеш. Организм даими рәвештә аксым, углевод һәм майлар белән тәэмин ителеп торсын. Углеводларның да катлаулы төрләренә өстенлек бирергә кирәк. Югары калорияле, баллы, камыр ризыклары урынына төрле боткаларга, сезонлы яшелчә һәм җиләк-җимешләргә өстенлек бирсәң, мең өлеш яхшырак. Углеводларны көннең беренче яртысында, ягъни иртәнге һәм төшке аш вакытында ашарга кирәк. Аксым һәм майлар исә көн дәвамында ашалган һәр ризыкта булырга тиеш.

Челләдә диета тотарга ярыймы?

Диетада җәен утырасыңмы син, кышынмы – мөһим түгел. Диетаның организм өчен бернинди файдасы юк. Дөрес туклану турында сүз барса, монысы – икенче мәсьәлә. Ул организм өчен бернинди куркыныч тудырмый.

Йөрәкне ничек сакларга?

Җәйге эсседә йөрәк һәм кан тамырларына аеруча көч килә. Шуңа күрә челләдә көндезге сәгать уникедән кичке дүрткә кадәр урамга чыкмаска киңәш ителә. Чыгарга туры килгән очракта да күләгәле урыннарда гына йөрергә кирәк. Сыланып торган яки тар муенлы киемнән, билне кысып торган каештан баш тарту зарур. Җәйге эсседә күбрәк яшеллек (петрушка, укроп, кинза һ.б.) ашавыгыз да йөрәк һәм кан тамырларына зур файда булачак. Көн дәвамында ашалган тоз күләмен киметү дә комачауламас. Бу очракта да чиста су эчеп торырга онытмагыз, диясем килә. Коенырга уйласагыз, суга кисәк керергә ашыкмагыз. Температураның кинәт үзгәрүенә яшь кешенең йөрәге дә чыдамаска мөмкин. Андый чакта йөрәк өянәкләре еш күзәтелә. Җәйге эсседә йөрәк һәм кан тамырларына көч килмәсен өчен, калий һәм магнийга бай ризыклар белән тукланырга кирәк. Күрәгә, йөзем, банан, карабодай шундыйлардан. Тиздән иртә өлгерүче бәрәңгеләр дә җитешәчәк. Аларның да йөрәккә файдасы зур.

Индира Гыймалтдиновадан диетик туңдырма рецепты:

Кирәк булачак (1 порциягә): 1 банан, 30 г җиләк.

Бананны боҗралап турыйбыз да, шуңа җиләкләр кушып, 1-2 сәгатькә туңдыргычка озатабыз. Аннары туңдырманы блендер ярдәмендә ваклап, ашар алдыннан өстенә чикләвек сибәбез.

Ватаным Татарстан

Фото: pixabay.com/ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: