Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Яңа ел табынына “Хезмәт” сайты салатлар тәкъдим итә-5

"Орхидея" салаты 200 г ветчина, 100 г тозлы гөмбә, 50 г бәрәңге чипсысы, пешкән 2 йомырка, 100 г корейча кишер, 150 г уылган каты сыр, майонез, бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы кирәк. Әзерләү: гөмбә белән ветчинаны саламлап турарга, йомырканы эре угычтан уарга, корейча кишерне кыс¬карак итеп турарга. Кишер, гөмбә,...

"Орхидея" салаты
200 г ветчина, 100 г тозлы гөмбә, 50 г бәрәңге чипсысы, пешкән 2 йомырка, 100 г корейча кишер, 150 г уылган каты сыр, майонез, бизәү өчен чипсы һәм йомырка сарысы кирәк.
Әзерләү: гөмбә белән ветчинаны саламлап турарга, йомырканы эре угычтан уарга, корейча кишерне кыс¬карак итеп турарга. Кишер, гөмбә, вакланган чипсы, ветчина, сыр һәм йомырканы катламлап, майонез сылый барып, салырга. Салат өстен, майонез сөртеп, чипсы һәм вак угычтан чыгарылган йомырка сарысыннан чәчәк ясап бизәргә.
"Маймыл" салаты
200 г балык консервасы, 100 г дөге, яшел кыяр һәм суган, 20 г үсемлек мае, 3 пешкән йомырка, майонез, зәйтүн җимеше, тоз, борыч.
Дөгене пешереп, суытып, маймыл йөзе формасына кертеп, тигез тәлинкәгә салабыз, өстенә майонездан сетка ясыйбыз. Балык консервасын чәнечке белән ваклап, дөге өстенә салабыз, кабат майонездан сетка ясыйбыз. Суганны вак итеп турап, үтә күренмәле булганчы майда кыздырабыз һәм балык өстенә салып, кабат майонез сылыйбыз. Аның өстенә угычтан уылган яшел кыяр салабыз, майонез сылыйбыз.
Пешкән йомырканың агын сарысыннан аерып, чәнечке ярдәмендә һәркайсын ваклыйбыз. Агын салат өстенә салып, тигезлибез. Шуның өстенә йомырка сарысын җәеп, күз кырыйларын бизибез, зәйтүн җимешеннән күзләр ясыйбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250