Яңа ел табынына файдалы салат ясау ысулы
Бик җиңел һәм файдалы салат! Тәмле булсын!
Кирәк була:
500-600 гр креветка
2 кыяр
соя соусы
салат яфрагы
аш серкәсе
шикәр пудрасы
Креветкаларны тозлы суда пешереп алабыз.
Кыярны түгәрәкләп яки рәсемдәгечә турыйбыз.
Салат яфракларын «ерткалыйбыз».
Соус ясау: 100 мл соя соусына бер чәй кашыгы уксус һәм бер чәй кашыгы шикәр пудрасы салып болгатабыз.
Тәликә төбенә — салат, аның өстенә кыяр белән креветка куеп, өстенә әзер соусны салабыз. Бик җиңел һәм файдалы салат! Тәмле булсын!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев