Хезмәт

Яңа татарча канал

«Таттелеком» җәмгыятеннән IР-Т\/ яки интерактив телевидениедән файдаланучылар өчен яңа хезмәтләр тәкъдим ителә.

Реклама

Татар телендә тәүлек буена күрсәтелә торган концерт һәм юмористик сәхифәләрдән торган яңа телевизион «Мәйдан» каналын тоташтыру мөмкинлеге барлыкка килде. Шулай ук телевизор экраны аша «Дәүләт хезмәте»ннән (Госуслуги) үзеңнең салымнарың турында, балалар бакчасындагы электрон чират хакында, алкоголь продукциясенең сыйфатын тикшерү һәм башка дәүләт хезмәтләре белән бәйле мәгълүматлар да алырга мөмкин. Әгәр яңа төр хезмәтләр сездә кызыксыну уяткан икән, район электр элемтәсе үзәгенә мөрәҗәгать итегез. Телефоннары: 2-54-86, 2-49-40.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: