Хезмәт

Балтач районы

Төрлесе

Яңа туган бозауларны тәрбияләү турында Рим Фәйзрахманов киңәшләре

Шәхси хуҗалыкта кысыр сыерны асрамыйлар, чөнки андый малдан сөт тә, бозау да юк дигән сүз. Ә менә кайбер авыл хуҗалыгы ширкәтләрендә елга бер сыердан бер бозау алу проблемага әверелде. Әле җитмәсә туган бозау да, тиешле тәрбия күрмәсә, үлеп китә.

Бу уңайдан "Россельхознадзор"ның Татарстан Республикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Рим Фәйзрахманов киңәшләре файдалы булыр дип уйлыйбыз.
- Сәламәт, авыруларга чыдам үрчем алу өчен, беренче чиратта, ташланган сыерларны, буаз таналарны дөрес итеп тәрбияләргә кирәк, - ди ул. - Сәламәт сыерларны бозауларга - 2, таналарны 3 ай кала бозаулату бүлегенә күчерергә һәм аларны, тән торышларына карап, зооветеринария таләпләре нигезендә ашатырга.
Ташлатыр алдыннан барлык сыерларның җилемнәрендә ялкынсыну авыруы булу-булмавын тикшерергә. Бары тик сыйфатлы азык кына ашатырга, рационны витаминлы минераль өстәмәләр белән балансларга, начар сыйфатлы силос һәм сенаж бирелергә тиеш түгел.
Сыерларны, салкын һәм явым-төшемле көннәрдән тыш, һәр көнне 2-3 сәгатькә ачык һавага чыгарырга. Ашату терлекнең авырлыгын, көрлеген һәм күпме сөт саву планлаштырылуын исәпкә алып оештырыла. Көрлекләре уртачадан ким булган сыер һәм таналар рационын 15-20 процентка арттыралар.
Бозаулагач та сыерга 100-200 грамм аш тозы яки солы оны болгатмасы, яки бодай көрпәсе кушып бер чиләк җылы су бирәләр. 60 минуттан да соңга калмыйча җылы су белән җилемне юалар, угызның беренче өлешен аерым савытка савып, бозауны имчәккә кушалар. Кирәк булса, бозауга торырга, имчәкне табарга булышалар.
Бозауларны кулдан эчергәндә шулай ук җилемне әйбәтләп юарга, угызны яхшылап юылган һәм кайнар су белән чайкалган савытка саварга. Угызны, кайнар суда чайкалган һәм берничә кат итеп бөкләнгән марля аша сөзеп, бозауга эчерергә.
Эчергечләрне һәм резина имезлекләрне һәр эчерткәннән соң җылы суда чайкыйлар, юалар һәм 0,5 процентлы дезмол эремәсе яки 1 процентлы хлорамин белән дезинфекциялиләр. Ертылган яки тишеге зурайган имезлекләрне һич тә кулланырга ярамый.
Беренче ашатканда нык бозауларга 1-1,5 литр, зәгыйфьләргә 0,5 литр чамасы угыз бирәләр. Башка көннәрдә тәүлеклек норманы бозауның тугандагы авырлыгының 1/5-1/6 өлешенә кадәр арттыралар. Тәүлеккә кимендә 3-4, ә көчсезләрен 5-6 тапкыр ашаталар. Яңа туган бозауларга сәламәт сыерлардан савылган чиста, җылы (37-39 градус) угыз имезәләр. Җилен ялкынсынуы, җенси органнары авырулы сыерларның угызын эчертергә ярамый.
4-5 көнлек бозауларга угыз эчергәч, 1,5-2 сәгатьтән соң җиңелчә (5г/л) кайнатылган су яки 37 градус температурада печән төнәтмәсе бирәләр. 10 көннән яхшы сыйфатлы витаминлы печән, ә 20-25 көннән солы ярмасы, кузаклы яки кыяклы-кузаклы үләннәр оны, 30 көннән сусыл азыклар ашаталар.
10-15 көннән җилсез әйбәт көндә кардан чистартылган урынга һавага чыгаралар, башта 10-15 минут тоталар, аннан соң вакытны озайталар. Шунда ук утлыклар урнаштырып, печән салалар.
Фото: http://dachniki.info/kak-vyrastit-zdorovogo-telyonka-269.html

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250