Хезмәт

Ялкын теле хәтта яңа салынган өйләрне дә аямый

26 мартка каршы төндә 2 сәгать 15 минутта район янгын сүндерү бүлегенә Кариле авылының Һади Такташ урамы 20 йорт адресы буенча А.В. Нурмөхәммәтов хуҗалыгында янгын чыгуы турында хәбәр килеп ирешә.

Балтач бистәсе белән Кариле авылы арасындагы территориядә төзелеп килүче яңа йортта килеп чыккан янгынның сәбәпләрен ачыклау эшләре бара. Чөнки әлеге йортта ишек-тәрәзәләр дә, газ да, су да, электр үткәргечләре дә юк. Агач йортның 122 квадрат метр мәйданы янгыннан зыян күргән.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: