Хезмәт

Янгында ике бала янып үлгән

Бүген төнлә коточкыч янгын булган. Анда ике баласы белән ана янып үлгән. Балаларның берсенә — ике, икенчесенә сигез яшь.

Бүген төнлә Тәтешле районында коточкыч янгын булган.

Анда ике баласы белән ана янып үлгән. Балаларның берсенә — ике, икенчесенә сигез яшь.

Янгын иртәнге дүрттә Югары Тәтешле авылында чыккан. Утны 25 кеше һәм 11 берәмлек техника сүндергән.

Янгын турында хәбәр ителгәч, 15 минуттан соң аны сүндергәннәр. Ләкин җимерекләр эченнән 29 яшьлек хатын һәм аның ике баласы табылган. Зыян күргән өч ир-ат дәваханәгә китерелгән.

Кызыл таң

Реклама
Теги: янгын
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: