Хезмәт

Яраклашу чоры

Бозау үлеме рекордлы дигән сүзләрне «Игенче» күмәк хуҗалыгының хисап җыелышында һәрбер тармак белгеченнән диярлек ишетергә туры килде.

2013нче елда «Игенче» район буенча бу мәсьәләдә чыннан да рекорд куйган - 197 баш яшь бозаулары үлгән.
- Моңарчы сәбәпләрне сенаж ашатудан күрсәк, коры печән кулланып та шушы хәл күзәтелде, - дип чыгышында мәсьәләне анализларга тырышты хуҗалыкның баш ветеринар табибы Сирин Фәйзрахманов.
- Инде аптырагач лаборатор тикшерүләр уздырдык. Алар исә вируслы диарея сәбәпче булуны күрсәтте. Тик бит бу авыруга каршы вакцинация гел ясалып тора. Димәк, әле бу вирусның яңа төре дип нәтиҗә ясап була.
Артка чигенеш сөт, ит җитештерүдә дә күренә. Тояк авыруы колач җәю сәбәпле, күп кенә сыерлар юк бәядән шәхси эшмәкәрләргә сатылган. Хисап җыелышына күмәк хуҗалыкта эшләүче 220 кешенең 204е килгән иде. 2012 нче елдан Рәхимов исемендәге хуҗалык белән кушылган «Игенче»дә хәзер 6 авыл халкы хезмәт куя һәм алар һәрберсе әлеге чарага хезмәтләрен бәяләүләрен ишетергә теләп килгәннәрдер. Тик чыгыш ясаучылар гел күрсәткечләрнең бүтән, мәсәлән, «Татарстан», «Дуслык» кебек җәмгыятьләрнекеннән түбән булуын искәртте. Шулай да «Игенче»леләр бу проблемалар белән көрәшергә әзер, ә 2013нче елны алар ике хуҗалык бергә кушылганга күрә адаптация чоры дип ассызыклыйлар. Моңарчы гел алдынгы позицияләрне бирмәгән әлеге хуҗалыкның бу чигенешенә реаль карап, вакытлы, уза торган хәл дип ышанасы килә. Чөнки инде банкротлыкка төшкән Рәхимовны үз канаты астына алган «Игенче» Түбән Кенә, Югары Кенә, Кенәбаш авылы халкы өчен аз эш башкармады. Җитәкче Булат Зиятдиновның һәрбер авыл хуҗалыгы хезмәтчәненә якты йөз белән карап, итагатьле итеп эндәшүе белән үк алар чиксез бәхетле. Шул ук сәбәп аларга тырышып эшләргә дә этәргеч биргән. Бүген күрсәткечләр азрак артка тәгәрәгән икән, бердәмлек аны һичшиксез кире үз югарылыгына күтәрергә ярдәм итәр. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Фирдәвес Нәбиуллин бу мәсьәләгә үз фикерен әйтеп үтте: - «Игенче» район буенча иң күп җирләрнең берсен биләп тора. Бәлки 2013нче ел чыннан да адаптация чоры булгандыр һәм артка чигенешне дә шуның белән бәйләргә мөмкин. Дөрес нәтиҗәләр чыгарырсыз дип ышанам. Әмма белгечләрнең чыгышларыннан мин үз алдыбызга шундый-шундый бурычлар куябыз дигән сүзләр ишетмәдем. Ягулык күп тотылу турында әйтеп уздыгыз, нигә аны конкрет исем-фамилияләп әйтмәскә. Бозау үлемен киметүдә, ит һәм сөт җитештерүне арттыруда нишләп була? «Игенче» яңа технологияләр белән эшләүче хуҗалык, шуңа да мин аның эшчәнлеге белән канәгать. Алга таба да сезгә уңышлар теләп калам».
Җыелышта халык тарафыннан сораулар да бирелде. Иң беренче Кенәбаш авылындагы райпо кибете ябылу мәсьәләсе күтәрелде: «Аны яңадан ачып булмыймы, чөнки авылыбыздагы шәхси эшмәкәр кибетендә товарлар бик кыйммәт», - диелде.
Районда яңадан заготконторалар булдыру, авылларга сыер каплату өчен үгез куйдыру да сөйләшенде. Соңгы мәсьәлә буенча Булат Бакыевич ризалыгын бирде.
Әлбәттә, хисап җыелышын авыл халкы үзенчә бер бәйрәм итеп кабул итә. Юкка гына түгелдәдер. Лаеклы ялга китүче Хәлимә Даутова, Ризидә Мортазина, Фоат Исхаков, Нәҗип Хәйруллин, Нургаян Камалиев, Равил Гарифуллиннарга намуслы хезмәтләре өчен чараның башында ук рәхмәт әйтелеп, зур бүләкләр тапшырылды. Рәмис Абдрахманов һәм Фидаил Хәйруллинга РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәте белдерелде. Раушания Хәсәнова исә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Гади халык мәнфәгатьләрен яклап, аларны эшле итәр өчен күп көчен куйган «Игенче» хуҗалыгы җитәкчесе Булат Зиятдиновның һәрбер проблеманы сабыр гына кабул итүенә сокланырлык. Җитәкче үзе тыныч булмаса, аның кул астында эшләүчеләре дә борчылыр иде. Ә болай алар караңгы туннельнең теге башында һичшиксез якты ут күренәчәгенә өметләнеп яшиләр һәм ышанып эшлиләр.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: