Ярдәмнәр арта
Күптән түгел беренче каналда баручы «Другие новости» тапшыруында Балтач районы турында сюжет күрсәтелде.
Тапшыруда социаль килешү нигезендә бирелүче ярдәм турында сүз барды. Бүгенге көндә социаль килешү программасы кысаларында 17 өлкәдә ярдәм күрсәтелә. Әлегә бу проект эксперимент рәвешендә эшли. Әмма киләсе елдан ул һәр җирдә гамәлдә булыр дип ышандыра җитәкчеләр. Коми һәм Татарстан Республикалары әлеге юнәлештә иң яхшы эшләүчеләрдән санала. Бүгенге көндә безнең районда социаль яклау бүлеге 18 гаилә белән килешү төзегән. Килидә яшәүче Хәсәновлар, Доргадан Кумашевлар гаиләсе шундыйлардан. Тапшыруда нәкъ менә аларның тормыш-көнкүреше яктыртылды да инде. Хәсәновлар гаиләсе безнең җирлеккә Киров өлкәсеннән күченеп килгән һәм биредә үз хуҗалыкларын булдырырга теләгәннәр. Үз акчалары бары каз сатып алырга гына җиткән. Авылда эш табуы авыр, балаларны да мәктәпкә әзерлисе бар. Аларга ярдәм сорап социаль яклау бүлегенә барырга туры килә. Биредә алар социаль килешү турында ишетә. Хәсәновларга биш мең сум күләмендә акча бирелә. «Әлеге акча кызыбызга мәктәп формасы, ашлык, печән алырга гына җитте», ди Гөлфинә Хәсәнова.
Социаль килешү нигезендә ярдәмне акчалата яки кирәкле товар формасында да алып була. Айлык пособие яки бер бирелүче кредитка печән чапкыч, сыер, каз сатып алырга мөмкин. Хәсәновлар исә орлыклык бәрәңгегә өстенлек биргән.
Социаль килешү нигездә аз керемле гаиләләр белән төзелеп, аларның керемнәрен яхшырту өчен өстәмә ярдәм буларак бирелә. Дәүләттән бирелгән акчалата яки башка матди ярдәм өч айга, ярты ел, иң күбе - бер елга бирелә. Ә менә әлеге ярдәмне алучы үз өстенә зур җаваплылык ала: ул укырга яки эш табарга һәм шуның өстенә начар гамәлләр кылмаска тиеш. Мөһим моментларның берсе - яшәү минимумыннан түбән керем белән яшәүчеләргә әлеге килешү башка пособиеләр һәм ташламалар алырга аяк «чалмый».
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 18:46Ятимлек ачысы гына җитмәгән... Ул дөньяга вакытыннан алда туган. Вакытыннан алда туу сәбәпле, сабыйга күп кенә җитди диагнозлар куелган, өч ай эчендә сабый берничә операция кичергән...10401
-
25 февраль 2021 - 17:21Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе вафат... Роберт Галиевка 67 яшь иде.27401
-
25 февраль 2021 - 16:11Зәмзәмия Гайфетдинова онык-оныкчыкларга бик бай (+фото) Балтач бистәсендә гомер итүче зәмзәмия Гайфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды.12201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.5800
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар41700
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.103401
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.67200
-
23 февраль 2021 - 17:11Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре60803
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика