Хезмәт

Яшь журналист Айнур Галимов вафат

24нче мартта, иртәнге 9.00да журналист Айнур Галимов якты дөньядан китеп барды. Күп еллар ул начар авыру белән көрәште. Аңа нибары 27 яшь иде. Урыны җәннәттә булсын…

Айнурда хондросаркома, ягъни сөяк яман шеше иде. Шеш умыртка баганасы эченә урнашып, арка миен кысып торган, шуның аркасында аның аяклары хәрәкәтләнмәде.

Айнур Галимов «Шәһри Казан»га яза иде. кайбер язмалары «Матбугат.ру»га да эленгәләде.

Яшь журналистның язмаларын һәм аның турындагы язмаларны моннан УКЫГЫЗ.

Айнур бүген туган авылы Казанбашта (Арча районы) җирләнәчәк, дип хәбәр итә «Арча хәбәрләре».

Чыганак: arskmedia.ru

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: