Хезмәт

Язмышлардан юк узмыш

16нчы август көнне кадерлебез Динар Хәйретдинов мәңгелеккә күзләрен йомды. Чәчәктәй гомернең кинәт өзелүенә күңел ышанмады, әле бит яшисе дә яшисе иде.

Реклама

Ул көннәрдәге кайгыны аңлатып бетерү мөмкин түгел. Газиз балабызны - бердәнбер улыбызны югалтып, тормышның ямен җуйдык. Шул вакытта кайгыбызны ихлас уртаклашкан, рухи һәм матди ярдәм күрсәткән «Яңа тормыш» җәмгыяте җитәкчесе Мәгъсүм Сәйфетдиновка, Яңгул авыл җирлеге башлыгы Ринат Гариповка, күршеләргә, улыбыз Динарның сыйныфташлары һәм дусларына, барлык туганнарга, хезмәттәшләргә, Яңгул авылы халкына, абыстаебыз Гөлфирә апага зур рәхмәтебезне белдерәбез. Безгә күрсәткән яхшылыгыгыз үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Аллаһы Тәгалә сезгә кайгы-хәсрәт күрсәтмәсен!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: