Язмыштан узмыш юк икән
Тормыш иптәшем Минсалихның һәм июнь аенда вафат булган әниемнең дөньядан китүләре сагышыннан айный алмый яшәгәндә, үзәкләрне өзеп, бәгырьләрне телеп, 1нче октябрь кичендә бик зур кайгы ишегебезне шакыды.
42 яшьлек олы улым Рәис 2 баласын, хатынын, энеләрен калдырып, фани дөньядан күчте. Ул бик авыр хәлдә Арча хастаханәсенең реанимация бүлегендә ятты. Шулай булса да, без аның тереләсенә бик өметләндек. Мин Аплаһтан улыма көн-төн исәнлек теләдем.
Әмма язмыш без теләгәнчә түгел шул. Балакаем кыска гомерле булып яратылган икән. Бала хәсрәтенең авырлыгын Раббым дошманыңа да күрсәтмәсен. Зур кайгыбызны уртаклашкан авыл халкына, соңгы юлга озатырга булышкан барлык туганнарга, күршеләргә, дус-ишләргә, улымның һәм киленемнең сыйныфташларына, «Игенче» хуҗалыгы рәисе Булат Зыятдиновка, колхоз идарәсенә, Карадуган, Кенә балалар бакчалары, Карадуган мәктәбе коллективларына, аның директоры Гөлсинә Зариповага, барлык таныш-белешләргә, машина белән хезмәт күрсәткән Фәрит Бәхтияровка, шәфкать туташы Фәридәгә чиксез зур рәхмәтемне белдерәм.
Һәммәгезгә бәрәкәтле озын гомер, сәламәтлек, эшегездә уңышлар, гаиләләрегезгә тигезлек телим. Берегезгә дә бала хәсрәте күрергә язмасын, кайгы җиле беркайчан да ишегегезне какмасын. Авыр туфрагың җиңел, урының җәннәттә булсын, Рәис улым.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 18:41Раушания Садыйкова: "Бер кеше дә белеп тумый” 17 яшьлек кыз эстафетаны озак еллар Югары Шубан почта бүлекчәсе мөдире булып эшләгән Сафура ападан кабул итеп ала.6101
-
7 март 2021 - 17:11Данил белән Гөлүзә “Запорожец”та узышкан (+фото) Кышның соңгы көнендә Арча ипподромында унынчы тапкыр “Запорожец” автомобильләрендә узышлар үтте.14801
-
7 март 2021 - 15:41Кече Лызи һәм Чепья мәктәбе укучылары Казанда нишләгән? (+фото) Казан шәһәрендә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе базасында Татарстан Республикасы күпмилләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучыларының фестиваль-концерты узды.10201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар17600
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.58000
-
5 март 2021 - 13:21БАЛТАЧ КЫЗЧЫГЫ ҺӘМ БАЛТАЧ МАЛАЕ КЕМ УЛ? 🤍 Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.41701
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика