Хезмәт

Язучы һәм диңгезче Миргазиян Юныс вафат

2 июньдә атаклы язучы һәм диңгезче Миргазыян Юныс вафат булган.

Мәрхүмнең кызы Мәскәүдән ТР Язучылар берлегенә телефон аша элемтәгә чыгып, шундый кайгылы хәбәр җиткергән. ТР Язучылар берлегендә исә, Мәскәүдә яшәгән Миргазиян аганы кайда җирләү мәсьәләсендә сөйләшүләр бара, җирләү өчен Татарстанга алып кайту-кайтмау әлегә хәл ителмәгән, дип хәбәр иттеләр.
Миргазиян Закир улы (Миргазиҗан Мөхәммәтзакир улы) Юнысов 1927 елның 25 маенда Татарстан АССРның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган.
Бөек Ватан сугышы башланганда аның әтисе вафат була. Авыл мәктәбенең алты классын тәмамлаганнан соң, укуны калдырып, Миргазиян ике ел колхозда эшли. 1944 елның августында армиягә алынып, Пенза өлкәсе Кузнецк ш. хәрби авиация мәктәбенә укырга җибәрелә, аннан соң Япониягә каршы сугышка җибәрелә, анда ул укчы-радист сыйфатында бомбардировщикларда оча. Очкычлары сопкага бәрелеп, М. Юныс авиация һәләкәтенә дучар булып, бик каты имгәнә. Госпитальдән соң ул штаб эшенә күчерелә.
1950 елда экстерн тәртибендә Харьков хәрби авиация училищесын тәмамлагач, авиаэскадрильяларда элемтә начальнигы булып хезмәт итә, бер үк вакытта кичке мәктәптә укый һәм аны алтын медальга тәмамлый.
1955 елда, сәламәтлеге начараю сәбәпле (очулы һәлакәттән начараю аркасында очу эшеннән азат ителгәч), демобилизацияләнә, Мәскәүдәге М.В.Ломоносов исемендәге дәүләт университетының филология факультетына укырга керә.
Бераздан университета укуын туктатып, диңгезчеләр әзерли торган училищега укырга керә һәм аны тәмамлый. Шул ук вакытта Мәскәү университетында читтән торып укый башлый һәм аны 1961 елда тәмамлый. Кара диңгез дәүләт пароходчылыгында навигатор булып эшли башлый.
1957 елда кыска сроклы курсларны тәмамлагач, М. Юнысны чит илгә йөри торган сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе итеп билгелиләр. Бу эштә ул 1968 елга кадәр була.
1968 елда аны Мәскәүгә Бөтенсоюз диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында СоюзморНИИпроект баш белгеч булып социаль-психологик тикшерүнәр буенча эшкә чакыралар. 1969 елда СССР Диңгез флоты министрлыгында бүлек начальнигы урынына куялар.
1972 елның апрель аенда «Наука и религия» («Фән һәм дин») журналына бүлек мөдире булып эшкә күчә.
1977 елда Миргазиян Юныс әүвәлге хезмәтенә - Кара диңгез һәм Азов диңгезе дәүләт пароходчылыгына - күчә, сәүдә корабы капитанының беренче ярдәмчесе булып эшли.
Узган гасырның 70нче еллары ахырында аңа, ихтимал, әдипләр арасында бердәнбер буларак, "Почетный моряк Морфлота СССР" дәүләт мактаулы исем бирелә. 1987 елда пенсияга чыга.
Язучының төп басма китаплары:
Тимер фил: диңгезче язмалары;
Занзибар зәңгәр болытлар артында: хикәяләр";
Тозлы җил: повесть;
Теләп алган давыл: повесть;
Энҗе эзләүчеләр: повесть, хикәя, новеллалар һәм юлъязмалар;
Шәмдәлләрдә генә утлар яна: повестьлар;
Дөнья гизү: трилогия;
Альбатрос язмышы: публицистика һ.б.
Бу турыда Матбугат. ру сайты хәбәр итә.
Фото: http://sarasadykova.ru/SOUZ/junus.htm

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: