Ышан, әмма тикшер!
Халык бик ышанучан бездә. Юкса, матбугат чаралары һәрвакыт алдануларга юл куймаска, үзеңне алдатмаска дип кисәтә.
Эш узгач, «авыз пешкәч» канлы күз яшьләре белән ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләргә күңелсез хәлләргә калмас өчен һәрвакыт уяу булырга тәкъдим итәбез. Җиңел юл белән акчалы булырга теләүчеләрнең сезнең акчаларга хуҗа булуына юл куймаска кирәк. Әлеге кәсеп белән тиз генә баерга теләүчеләр иң элек өлкәннәргә һәм балаларга «һөҗүм» ясый. Чөнки әлеге затлар бик тиз ышанучан, алар җинаятьче кармагына тиз эләгә. Соңгы вакытта юл-транспорт белән бәйле хәбәрләр ышанучан кешеләрдән акча «каеруның» бер ысулы буларак кулланыла башлады. Җинаятьчеләр үз корбаннарына шалтыратып (алар күбрәк олы яшьтәге кешеләр була) якын кешегез юл-транспорт һәлакәтенә юлыкты, зыян күрүчеләр бар, дип хәбәр итә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре булып, «ситуация»не акча белән хәл итәргә мөмкин, шул чакта сезнең якыныгыз әлеге һәлакәт өчен җавап бирмәс дип тә өстәп куя. Билгеләнгән сумманы кайда, кайчан, кемгә илтәсе икәнен әйтәләр. Ә бераздан бернинди дә юл-транспорт һәлакәте булмавы ачыклана. Мондый очракта нишләргә? Әлбәттә, эчке эшләр бүлегенә 02 яки 2-43-46 номерына шалтырату кирәк. Һәрнәрсәгә уяу булу ул синең һәм якыннарыңның тынычлыгы, иминлеге дигән сүз. Берәү: егыласымнь: белсәм салам түшәр идем дигән. Хөрмәтле райондашлар, беребезгә дә салам түшәрлек булмасын иде.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 18:46Нөнәгәр авылында гомер кичерүче Гафифәбану Гыйләҗи кызы Мифтаховага бүген 90 яшь тулды (+фото, видео) Бигрәкләр дә күңелле әбидә булып кайттык бүген! Кечкенә генә гәүдәле, орчыктай бөтерелеп кенә йөри, күзләр тия күрмәсен, берүк!3400
-
1 июль 2022 - 17:21Тәмле булсын: ҖИЛӘК ПИРОГЫ Камыр өчен: 1 йомырка, 100 грамм шикәр комы, 100 грамм сыер мае, 200 грамм он, 1,5 чәй кашыгы камыр күперткеч.4400
-
1 июль 2022 - 16:11Якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәүче Зөлхәбирә Шәрәфетдинова 90 яшьлек юбилеен каршы алды (+фото) Норма авылының акъәбисе Зөлхәбирә Исхак кызы Шәрәфетдиновага 90 яшь тулды.9801
-
1 июль 2022 - 13:24Бүген Сосна Пүчинкәсе авылында яшәүче Камилә Шакирова үзенең 90 яшьлек гомер бәйрәмен билгеләп үтә
-
30 июнь 2022 - 14:36Рамазан Фәрзиевның юбилей кичәсе
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәмендә мунча керделәр, хәтта миллекләрнең яфраклары коелып бетте
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар6200
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.22300
-
29 июнь 2022 - 14:46Аллам сакласын! Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.117400
-
29 июнь 2022 - 18:46Проголосуй за Алёну и приблизь ее к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.53505
-
30 июнь 2022 - 18:46Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео) Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.52912
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика