Хезмәт

Ызандашларда Сабан туе

Күрше Киров өлкәсе, Малмыж районында һәр елны халкыбызныӊ олы бәйрәме - Сабан туе зурлап үткәрелә.

Узган ел хаттә Киров өлкәсенеӊ губернаторы Никита Белых катнашып, шаккатып киткән иде. Башка еллардагы кебек, безнеӊ район мәдәният һәм яшьләр бүлеге хезмәткәрләре, башка җаваплы кешеләр бәйрәмнеӊ уӊышлы үтүенә зур көч куячаклар.

Реклама

Районнан көрәшчеләр, волейболчылар, атлар һәм башка спорт чараларында катнашучылар булачак. Әйдәгез, бердәм булып, халкыбызныӊ милли бәйрәмен бергәләп үткәрик әле. Сабан туе 13нче июнь көнне 12 сәгатьтә башлана.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: