Өйләр су эчендә
Быелгы язгы ташу район халкын чын-чынлап сагаерга мәҗбүр итте.
Салавыч, Чутай, Нөнәгәр, Кариле, Норма, Балтачның түбән урамнарында урнашкан хуҗалыкларга су керде. Бу әле безгә килеп ирешкән мәгълүматлар гына, башка урыннарда да су җитди зыян салган булырга мөмкин. Борнакта хәл аеруча катлаулы, 5 хуҗалыкта су өйгә кергән, хәтта мичләргә кадәр сүндергән. Бик күп өйләрнең өйаслары, өйаллары, абзар-курасы су эчендә. Шимбә, ял көннәре районның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясе әгъзалары өчен киеренке узды. Балтачның «Речная» урамы турысында, Иске Салавыч белән Яңа Салавыч авылы арасындагы күпер төбендә бөялгән бозларны Казаннан махсус эшче төркем чакыртып, шартлатырга туры килде. Бу көннәрдә «Татавтодор» хезмәткәрләре дә һәр фәрманга әзер иде - су бөялган урыннарда экскаваторчылар эшләде, КамАЗлар бәреп чыккан су юлын ябу өчен вак таш ташыды.
Болын-тугайларга җәелгән су романтика яратучылар өчен диңгезне хәтерләтсә, зыян күргән хуҗалыклар табигать бәла-казасыннан әле дә җәфа чигә.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 гыйнвар 2021 - 21:21Февраль кемнәргә бәхет вәгъдә итә? Бу эш мөнәсәбәтләренә дә, мәхәббәт өлкәсенә дә кагыла. Ә менә үзең кебек Ут стихиясендәгеләргә күңелеңне ачсаң да була.12102
-
25 гыйнвар 2021 - 20:11Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды Чутай авылында яшәүче Мөнәвәрә Низамиевага 90 яшь тулды.14502
-
25 гыйнвар 2021 - 18:46Чаллы янында ике машина бәрелешкәннән соң яшь бала үлгән Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган.20001
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
25 гыйнвар 2021 - 08:40Газетаның 2нче санында (22 гыйнвар, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар11100
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар54700
-
24 гыйнвар 2021 - 14:30Кичә Балтач бистәсендә авыр хәл булды, Һадиевлар гаиләсенә коточкыч афәт килде (фотолар белән) Ике кечкенә бала белән урамда калдылар...117101
-
24 гыйнвар 2021 - 09:41Туйдырдылар инде, аңламыйм... Хөрмәтле, “Хезмәт”! Язып чыгыгыз әле, зинһар, бәлки туктарлар.»77001
-
25 гыйнвар 2021 - 14:46Районда табиб булып эшләүче төрек егете Сәидәхмәд Гаипназаров: «Казанга китү теләге юк, Балтачта рәхәт» Балтач районында бик күп милләт вәкилләре яши, хәтта төрек егете табиб Сәидәхмәд Гаипназаров та Балтачны сайлаган. Ординатура үткәндә Казанда калу мөмкинлеге дә була, 7 нче шәһәр хастаханәсендә үз кешегә әйләнеп өлгерә. Тик…66403
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика