Хезмәт

Йокламас ул, уяныр... (фото)

Әле Шушма тын гына йоклый. Озак йокламас инде ул, уяныр. Ярларына бәргәләнеп бозлар агар, язгы ташу болыннарга җәелер.

Борынгылар суның ярларыннан чыгуын әйбәткә юрый, бар борчуны, авырлыкны юып алып китә, ди. Язгы ташуны да карарга барырга кушканнар, агымсуга кулъяулык, я җеп атып, авырлыкларны үзе белән алып китсен, дип теләгез дигәннәр. Язгы ташу табигатьнең үзгә бер күренеше, мизгеле, тик зыяны гына булмасын. Шуны да әйтәсе килә, боз өсләре бик юка, шуңа да карамастан, балыкчылар боз өстендә балык тота. Сак булыгыз, хөрмәтле балыкчылар, гомерегезне куркыныч астына куя күрмәгез, берүк!

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: