Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Төрлесе

Йолдызлардан ерак тарих юлы - 1 өлеш

... Сак кына орынды  Тарих ярасына- Шәһәрләр калыкты Балчык арасыннан.                                                                      Газинур Морат

     Һәр төбәкнең чын күңелдән горурланырдай, ихтирамга лаеклы шәхесләре бар. Якташыбыз Равил Габдрахман улы Фәхретдинов-әнә шундый фидакарь затларның берсе. Холкы белән үтә дә тыйнак Равил абыйның күпкырлы гыйльми, энциклопедик эшчәнлегенә сокланырлык. Аның миңа үз имзасы белән язып бүләк иткән “Ташлар моңы” һәм “Тарих фәннәре докторы, археолог Равил Фәхретдинов” дигән китаплары шәхси китапханәмдә иң кадерле истәлек булып саклана.

     1937 нче елның 14 мартында туган булачак галим мәктәп елларында ук эзләнүчән, белемгә омтылышлы, үзешчән сәнгатьтә актив катнашуы, ярдәмчел, актив булуы белән аерылып тора.

     Менә Балтач мәктәбе тарафыннан 1955 нче елда аңа бирелгән характеристикада түбәндәге юллар бар: “Балтасинская средняя школа уверена, что Фахрутдинов Р.Г. сможет быть достойным защитником своей Родины, своего народа” Мәктәп, укытучылар коллективы, теләкләре кабул буласын белгәннәрдер, аның фән өлкәсеннән китәсен тоемлагандыр.

    1958-1963 нче елларда Казан Дәүләт педагогия институтында укыган чорында Равил абый фән белән ныклап кызыксына башлый. Фәннең дә ниндие әле-археология! 2 нче курста укыганда, Тукай, югары курсларда Ленин стипендиаты булган һәм вузны кызыл  дипломга тәмамлаган яшь белгеч үзенең эшчәнлеген әнә шул археология фәненә багышлый, гомере буе шушы өлкәгә тугъры  булып кала.

    60 нчы еллар азагы 70 нче еллар башында әлеге вузның тел, әдәбият, тарих бүлегендә мин дә белем алдым. Яхшы хәтерлим, шушы бүлекне тәмамлаган элекке студент Равил Фәхретдинов хакында укытучыларыбыз безгә сөйләгәндә, мин аның якташы булуым белән горурланып утыра идем. Студент елларында ук институтның йөзек кашы булган бит ул: Ленин стипендиаты, группа старостасы, һәр җәйне археологик экспедицияләрдә катнашып, йөзләрчә истәлекләрне табып өйрәнгән, шулар хакында студентның Бөтенсоюз археологик конференцияләрдә докладлар ясаган, Мәскәү дәүләт университетының Мактау Грамотасы белән бүләкләнгән... 2 курста Тукай, югары курсларда Ленин стипендиаты, факультетның берләштерелгән татар хоры җитәкчесе... Чын мәгънәсендә институтның йөзек кашы.

erid: 2VtzqwTSgT9

      Күренекле археолог А.Н.Халиков җитәкчелегендә аспирантураны тәмамлагач, бөтен көчен тарихи катламнарны өйрәнергә багышлый, Мәскәүдә кандидатлык һәм докторлык диссертацияләре яклый.

    “Археология ул-тарихның нигезе,”-дигән гыйбарә бар. Җир астында күмелеп калган бай тарихны өйрәнү өчен күпме ихтыяр көче, белем, сабырлык, түземлек кирәклеген үзләрен шул өлкәгә багышлаганнар гына беләдер, җитмәсә, бездә элек-электән археология фәне укытылмаган, археологлар әзерләнмәгән. Бу хакта Археология институты директоры Айрат Ситдыйков матбугатьтә язып та чыккан иде.

    Яздан алып кара көзгәчә салкын җил, яңгыр, эссе кояш астында, гаилә җылысыннан аерылып, гади генә технологияләр ярдәмендә тарихи катламнарны ачу, чал тарих белән күзгә-күз очрашу. 2 меңгә якын археологик корылма, 159 шәһәрчек, 900 гә якын торак пункт, күпме зиратлар, калкулыклар, табылдыклар... Әнә шул милли тарихны өйрәнү шактый авыр чорларда галим, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы чикләрен гыйльми хезмәткәр һәм эзләнү отряды җитәкчесе буларак, җәяүләп йөреп чыгу, тарихи чорларга, ядкарләргә караган меңнән артык табып өйрәнүгә күп көч куя. “Археологик эзләнүләр вакытында казыган балчык күләме күпме булды икән? Аны ходай үзе генә беләдер,”-дигән сүзләрендә тирән хаклык ята. Шушы хезмәтләре аны Төрки каһанлыгы, Алтын Урда, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы тарихы буенча күренекле белгеч итеп таныта. Фәнни экспедицияләр Татарстанда гына түгел, Чувашстан, Самара, Түбән Новгород, Ульяновск кебек төбәкләрдә дә киң колач белән алып барыла, шушы борыңгы чорның чагылдырган истәлекләр “Татарстан АССРның археологик картасы” өчен төп нигез була. Әлеге фәндә беренче тапкыр эшләнгән академик басманың авторы һәм иң күп археологик истәлекләре белән катнашучы да якташыбыз була. Ә инде дистә еллар буе Биектау районы җирлегендә алып барылган эзләнүләр нәтиҗәсендә Иске Казанга багышлап тарихи-этнографик музей, археологик база төзелү-аның фидакарь хезмәтенең нәтиҗәсе.

    Мин әлеге язмамда якташыбыз Равил абыйның бөтен эшчәнлегенә тукталуны максат итеп куймадым, бу мөмкин дә түгел. Шунысына гаҗәпләнәм: бу кадәр киң колачлы титаник хезмәтне галим ничек башкарып чыккан, ничек өлгергән? Бүләк ителгән китабымда аларның исемлеге бирелгән: 30 дан артык китап(монография, дәреслекләр), 300 ләп фәнни мәкаләләр, чыгышларының тезислары, Күпме газета-журнал битләрендә аның фәнни-популяр язмалары урын алган! Күп кенә хезмәтләре Венгрия, Канада, Төркия кебек чит илләрдә басылган. Моннан тыш Тарих институтының фәнни хезмәткәре, кандидатлык, докторлык диссертацияләр яклау буенча Фәнни совет әгъзасы, археология буенча аспирантларның фәнни җитәкчесе, Рәсәйнең һәм күп кенә чит илләрнең фәнни үзәкләре белән бәйләнешләр алып бару, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы, “Татар археологиясе” журналына нигез салучы, төзүчесе һәм баш мөхәррире, фәнни конференцияләрдә чыгышлар ясау... Бары үз фәнен, милләтенә, аның тарихына булган олы мәхәббәт, тугрылык аны шулай фән өлкәсендә армый-талмый авыр йөкне тартып барырга этәргәндер.

Дәвамы бар...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqwTSgT9