Хезмәт

Йөрәк ашкына

Мәктәп белән хушлашу көннәре якынайган саен белем йортындагы үткәргән һәр көн, һәр мизгел аерым урын ала. Хәтта мәңге күңелдән чыкмас дигән тискәре, күңелсез вакыйгалар да бөтенләй хәтердән җуела.

Реклама

Февраль аенда Балтач мәктәбендә булып үткән очрашулар минем туган мәктәбемә, укытучыларыма булган җылы хисләремне тагын бер кат яңартты. Мәктәпне тәмамлаганнарына берничә дистә ел узуга карамастан, укытучыларына олы ихтирам хисләре саклаучы өлкән буын кешеләренә сокланмый мөмкин түгел. Аларның дулкынландыргыч чыгышлары безнең барыбызда да горурлык хисе уятты, укытучыларыбызга тагын да хөрмәтебезне арттырды.
Мәктәп елларында шуклыклары белән «йөрәк бәгырләренә төшкән» укучылар да еллар үткәч, укытучылары өчен барыбер иң якын кешеләре булуын без шул кичәдә күрдек. Очрашу вакытында шук малайлар, чая кызларың күз карашлары бер мизгелгә түбәнгә юнәлде. Ләкин тапкыр укытучылар бу очракта да урта яшьләргә җитеп килүче укучысын бу киеренкелектән бик тиз чыгарды. Аларның бер-берсе белән йотлыга-йотлыга сөйләшүләре, нур бөркеп торган карашларын күзәтү бездә аеруча җылы тәэсирләр калдырды. Озакламый мәктәп белән хушлашу көннәре дә якыная. Күңел сызлый, ә йөрәк ашкына. Кая ашкына... без әле үзебез дә белмибез. Ләкин мәктәбебезнең җылы кочагы, укытучыларыбыз биргән үгет-нәсыйхәт мәңге күңелләрдә сакланыр.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: