Әйтер сүзегез булса...
«Өлкәннәр көне уңаеннан, авыл клубында Рәисә һәм Фарук Нәкыйповлар белән Язилә һәм Зөфәр Фазылҗановларның 60 ел бергә гомер итүләренә багышланган бриллиант туй кичәсе булды.
Җанга рәхәтлек, рухи байлык бирә торган тамаша булды бу. Кичәне сүзгә оста, әдәби телгә бай Фәһимә Зәкиева алып барды, үзе иҗат иткән шигырьләре белән дә баетты. Ә Фәнис Ибраһимов музыкаль бизәлеш өстәде. Авылыбызның «атказанган артистлары» - Фәйрүзә Зәкиева белән Фаяз Габделхаков исә юбилярлар хөрмәтенә иң матур җырларны башкардылар. Җәмгыятебез җитәкчесе Раиф Хәкимов та гомерләрен хезмәткә багышлаган әлеге күркәм гаиләләргә карата җылы сүзләрен, ихлас теләкләрен ирештерде. Ә шулай да иң күңелле мизгелләрне газиз балалары, сөеп туймас оныклары бүләк иткәндер. Һәр ике гаиләдә дә бишәр бала, кияү-киленнәр. Алар сәхнә тутырып чыгыш ясаганда залдагы һәр тамашачының күңеле нечкәргәндер, мөгаен», дип элемтәгә керде Шодадан Фәния Идиятова.
«Безнең авылыбызда үткәрелгән Өлкәннәр бәйрәме дә матур хатирәләргә бай булды. Озак еллар клуб мөдирләренең уң кулы, авылыбызның аш-су остасы булган Фәүзия апа Нәбиева бик үзенчәлекле, эчлегенә кабак, йөзем, дөге салынган мантый пешереп сыйлады. Бездә өлкәннәр табынга тәм-том, күчтәнәч алып килергә күнеккән. Традицион рәвештә бәрәңге боламыгы да пешерелә. Бу көнне ел да сагынып сөйләрлек, матур итеп үткәрергә тырышалар. Норма авыл җирлеге башлыгы Фәрит Абдрахманов килеп котлауларын ирештергәч, бәйрәм табыны тагын да ямьләнеп китте. Клуб мөдире Г.Кәлимуллина төрле бәйгеләр үткәрде, уеннар оештырды. Без әбиләр инде, дип тормадык, «Чабата» биюен дә башкардык. Мәдәният тарихын чагылдырган истәлекле альбомнарда карадык. Көндәлек мәшәкатьләрдән онытылып, ял итеп кайттык», дип хәбәр итте Пүскән авылы өлкәннәре.
Хәбәрләрне Ясминә Шәмсетдинова туплады.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 март 2021 - 20:11«Удмурт теле көн саен» яки милләт җанлы райондашыбыз хакында (фото) Василий Никитин авыл өчен җан атып яшәүчеләрдән. Телне саклап калу юнәлешендә дә күләмле хезмәт башкара.5801
-
7 март 2021 - 18:41Раушания Садыйкова: "Бер кеше дә белеп тумый” 17 яшьлек кыз эстафетаны озак еллар Югары Шубан почта бүлекчәсе мөдире булып эшләгән Сафура ападан кабул итеп ала.8101
-
7 март 2021 - 17:11Данил белән Гөлүзә “Запорожец”та узышкан (+фото) Кышның соңгы көнендә Арча ипподромында унынчы тапкыр “Запорожец” автомобильләрендә узышлар үтте.18101
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
5 март 2021 - 13:05Газетаның 8нче санында (5 март, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар17900
-
5 март 2021 - 20:11Татарстанда яшәүче хатын нәни улын үтергән һәм үз-үзенә кул салган Ишегалдындагы мәетләрне гаилә башлыгы табып алган.58100
-
5 март 2021 - 13:21БАЛТАЧ КЫЗЧЫГЫ ҺӘМ БАЛТАЧ МАЛАЕ КЕМ УЛ? 🤍 Балтач кызлары һәм егетләре мәртәбәле жюри каршында имтихан тотты.42001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика