Хезмәт

Югары Шубан авылы егете Марат Шәриповны уңай яктан гына бәяләп телгә алалар

Гомер уртасына килеп җиткәч артка борылып, үткәннәргә нәтиҗә ясар чак җитәдер. Югары Шубан авылында туып-үсеп, гомерен шунда үткәргән Марат Шәрипов турында туганнары бары яхшы фикердә. Аны характерлап күрсәтергә сорагач та: «Тыныч, ярдәмчел, сабыр, кешелекле», диделәр.

1964нче елның 10 нчы мартында гаиләдә икенче бала булып дөньяга аваз сала Марат. Кечкенәдән тормыш җиңелләрдән бирелми аңа, 11 яшь чагында гаиләсен ятим калдырып әтиләре Шамил бакыйлыкка күчә. Шуннан соң абыйсы белән икесенә сеңлесе һәм энесенә терәк булырга, әниләренең уң кулына әйләнергә туры килә. Япь-яшь килеш дүрт бала белән тол калган Рәйсә апага Ходай нинди көчләр биргәндер ул вакытта, анысы бер үзенә генә билгеледер. Тик һәрбер баласына миһербанлылык дигән олы сыйфат бирә ала ул. 1981 нче елда урта мәктәпне тәмамлап, Марат колхозга эшкә урнаша. Яшь егетне армия сафларына алыр вакыт җиткәч, бу хәбәрне горур кабул итеп, туган илен сакларга китә ул. Тик бу чакта анда нәрсәләр күрергә туры киләсен генә берәү дә күз алдына китерә алмый. 1982 нче елның март аенда армиягә киткән егет башта 6 ай Чирчик шәһәрендә учебкада була. Аннары аларны Әфганстанга җибәрәләр. Дәһшәтле сугыш барган җиргә эләгүен белгәч, өйдәгеләр ут эчендә яши башлый. Тик Марат беренче чиратта әнисе хакында кайгыртып, чын дөреслекне яшерә: «Борчылмагыз, мин монда пешекче генә», ди. Чөнки бу һөнәрне ул инде үзләштергән була. Ә чынлыкта танкист булып хезмәт итә. 1984 нче елда армиядән кайткан егет янә тракторчы булып эшкә урнаша.
1988нче елда Марат тормышында бик куанычлы хәл була, яратып йөргән Сосна кызы Фәридә белән гаилә корып җибәрәләр. Дөньялар түгәрәкләнеп китә, тормышның тагын бер якты ягы ачыла. Яшьләрнең гаиләсендә балалар авазы да озак көттерми. Бер-бер артлы туган Рәис белән Рания әти-әниләре кебек үк тормышны эш белән бәйләп алып барырга өйрәнеп үсәләр. Мәктәпне уңышлы тәмамлап икесе дә Казан дәүләт ветеринария академиясенә укырга керәләр. Рәис аны инде тәмамлаган булса, Раниянең соңгы елы икән. Укуын уңышлы тәмамлаган улларының зур хыялын тормышка ашырып, күптән түгел әтисе белән әнисе Рәискә зурлап туй итәләр. Тормыш иптәшен әллә кайдан эзләп йөрми егет, Түбән Шубан кызы Дилназны мәңгелек яры итә.
Төп йортта әниләре Рәйсә янәшәсендә яшәп, аңа һәрчак терәк булган Марат абый белән Фәридә апаларны кемнән генә сорасаң да бары уңай яктан гына бәяләп телгә алалар. 2002 нче елдан шәхси эшмәкәр буларак хуҗалыктан сөт җыя башлаган Марат абый күркәм сыйфатларга ия булмаса, авыл халкы ышаныр идеме икән? Мөгаен, юктыр, дистәдән артык ел бу кәсеп белән шөгыльләнергә ирек бирмәсләр иде. Атна саен Шәриповларның төп йортларына туганнар җыелмыйча тормый. Анда һәрчак Сабантуй кебек дияргә була. Эчкерсез күңелле, уйлаганын ярып сала торган, тик кешегә авырлык китерүдән сакланучы Марат абыйның нинди тискәре яклары бармы икән соң дип уйландым, тик тапмадым. 11 яшеннән ятим калып, дөньяга балаларча түгел, ә зурларча карарга өлгергән яшүсмер шул вакытта ук һәрчак кешеләргә ярдәм итеп яшәүне үзенә төп максат итеп куя. 15 нче февральдә Әфганстаннан Совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел вакыт узды. Марат абый өчен дә бу көн бик истәлекле. Киләчәктә сезгә мондый сугышлар күрергә язмасын, гаиләгез бөтен, тормышыгыз түгәрәк һәм тыныч булсын.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: