Хезмәт

“Юл бир” урынында “40” торса, урлап качар идем, ди

Төшке ял вакытында өйгә кайтып барам. Юл буенда "Юл бир" дигәнне аңлатучы юл билгесе ята. Әллә куярга өлгермәгәннәр, әллә бәреп киткәннәр...

Шул турыдан узып барганда артымда ике ирнең шаярышканы ишетелде: "Кара, малай, "уступи" җирдә ята. "40" дигәне ятса, әллә кайчан урлап качкан булыр идем инде. Юл кырына чыгасың да, уңайлырак бер җиргә кадап куясың... Хәзер бит ГАИларга "гражданский" киемнән йөрү дә рөхсәт ителә башлады түгелме соң?", - ди абзыйның берсе... Бик җайлы гына инспектор булып, акча эшлисе килгән икән!..

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: