Юлларыгыз сикәлтәсез булсын!
«Юл» дигән бер нәни сүз бар. Тик сүзе генә кечкенә, үзе ул иксез-чиксез. Юлга чыгасы кешегә: «Барыр юлларың уң, сикәлтәсез булсын», дибез. Тик күп вакытта тигез юллар да кеше гомеренең өзелүенә сәбәпче була.
Юл фаҗигаләрендә сабыйларның бер гаепсезгә зыян күрүләре тагын да аянычлы. Безнең мәктәп-бакчада да укытучы һәм тәрбиячеләр балаларга юлларда имин йөрү кагыйдәләрен аңлаталар. Моның өчен аерым бүлмә җиһазландырылды. Нәниләр буш вакытларында монда кереп юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, игътибарлы, сак булырга, аяныч хәлләргә юлыкмаска өйрәнәләр, әти-әниләре белән берлектә рәсемнәр ясап алып киләләр.
Быел да бакчабызга район ЮХИДИ җитәкчесе Фәргать Шәфигуллин килде. Балалар бу көнне зур түземсезлек белән көтте. Сабыйлар ике командага бүленеп, юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнү буенча көч сынаштылар: шигырьләр сөйләделәр, зирәклектә үзләрен сынадылар, җырлар башкардылар, төрле биремнәр үтәделәр. Бәйрәм ахырында Фәргать абый балаларга үзен кызыксындырган сорауларын бирде. Мәсәлән: юл билгеләрен таныйсызмы? Машинада махсус утыргычларыгыз бармы? Велосипедта ничә яшьтән юлда йөрергә ярый? Нәниләр дә югалып калмады, Фәргать абыйларын якын итеп, аның янәшәсенә җыелып, үзләренең җавапларын җиткерделәр.
Соңыннан кунаклар сабыйларга юл хәрәкәте билгеләрен һәм кагыйдәләрен төгәл белергә кирәклеген әйтеп, үзләренең бүләкләрен тапшырды. Әйе, бу көн балалар күңелендә әле озак сакланыр. Курыкмыйча, әмма саклык белән юл аркылы чыксаң, урамда дөрес юл сайласаң, автобуска яисә машинага ничек утырырга, анда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белсәң, һичшиксез туган йортыңа исән-имин кайтырсың. Машинаны йөртер һәм бәлага очрамас өчен дә юл хәрәкәте кагыйдәләрен белергә, үзеңне киләчәк тормышка хәзердән үк әзерләргә кирәк.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 21:41Гадел яшәү - отышлы һәм дәрәҗәле Татарстан Республикасында хокук саклау органнары тарафыннан ришвәтчелекнең 425 очрагы ачыкланган.5900
-
28 февраль 2021 - 20:11Ата-аналарга балалар бакчасында оештырылган утренникларда катнашырга рөхсәт иттеләр Чараларны олылар тарафыннан битлек режимы һәм социаль дистанция үтәлгән очракта аерым төркемнәрдә генә үткәрергә ярый.9400
-
28 февраль 2021 - 18:41“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен” Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”10801
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар20600
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.19300
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".74602
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика