Хезмәт

Үз үрнәгебездә

Чисталык турында сүз кузгатуга һәркем әлеге төшенчәне язын чүп-чардан арыну белән генә күзаллый. Әмма әлеге фикер белән минем һич кенә дә килешәсем килми.

Реклама

Балтач районы башкарма комитеты каршында эшләп килүче административ комиссиянең күпкырлы эш алып баруына карамастан, җирле халыкны чисталыкка өйрәтү иң авырткан урын булып кала бирә. Халык арасында комиссия тарафдарлары булса да, пычрак мохитне үз итүчеләрнең эш-гамәлләре барыбер өстен чыга. Ә шулай да тирә-ягыбыздагы чисталык кем өчен кирәк? Комиссия әгъзаларынамы, штраф салучы экология инспекторларынамы?
2012нче елның 13нче гыйнварында кабул ителгән 1-3 РТ номерлы ТР законы нигезендә, «Административ хокук бозулар турында»гы кодексның 3.6 маддәсенә үзгәрешләр кертелде. Әлегә кадәр авыл һәм шәһәр җирлеклә-рендә территорияләрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен генә җаваплылык каралса, хәзер боларга калдыклар белән эш итү кагыйдәсе дә өстәлде. Әлеге кагыйдәләрне бозган өчен дә шундый ук катгый җаваплылык каралган. Алдагы елларда гражданнар беренче очракта кисәтү белән калса, быел исә әлеге чара бетерелде. Халык шуны аңласын иде, чисталык ул тирә-юньнең чүп-чар, калдыклардан арынуы гына түгел, ә кызыл линиядән чыгып төзелеш материаллары куюдан да тыелу дигән сүз. Төзелеш алып барганда материалларны кая куярга? Алар койманың эчке ягына өелергә тиеш. Шушы кагыйдәләрне тупас бозган, чисталыкка битараф булган гражданнарга гамәлдәге законнар нигезендә 2-3 мең сум, вазыйфаи затларга 15-30 мең, ә юридик затларга 200-500 мең сум күләмендә штраф каралган.
Арбаны кыштан, чананы җәйдән әзерләргә кирәклеген онытмый эш итеп, чисталыкның үзебез өчен кирәк булуын аңлап, янәшәдәгеләргә үз мисалыбызда үрнәк күрсәтеп, стимул биреп яшәргә өйрәник.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: