“Законный” бабай
Смәел авылыннан күптәнге танышым шалтырата, безнең авылда бик “боевой” бер бабай бар, тиздән 90 яшен дә тутыра, гомере бу сыер сауган, әле дә сөбханалла
Чыннан да, районыбызда күләгәдә калучы андый кешеләр күп. Аларны белеп тә бетерү мөмкин түгел. Әгәр җирле хуҗалыклар, оешма-предприятиеләр үзләре шундый тәкъдим белән чыкса, без бик шатланып горурланырлык шәхесләр белән очрашып, хезмәт йомгакларын, тормыш юлларын бергәләп сүтәр-барлар идек. “Смәел” җәмгыяте җитәкчесе дә әлеге идеябезне хуплап, авылларында чыннан да газета битләрендә яктыртырлык шәхесләр күп булуын җиткерде. Әлеге “законный” бабай белән очрашкач, соклануымны яшерә алмый, сәгатьләр буе сорау бирмичә, бары аның сөйләгәнен генә тыңлап утырдым.
– 1941 елда хәзерге рәисебезнең бабасы Шакир абый янына барып, аннан сарык көтүен көтәргә рөхсәт сорадым. Белмим шул, сиңа ышанып көтү биреп булырмы икән, диде. Шакир абый, әгәр дә булдыра алмыйм икән, чыгарырсың, дидем. 70-80ләп сарык көттем. Көз җитте... Көтү керде. Шакир абый, сарык карарга калыйм әле, димен. Ой, сиңа ышанып сарык бирсәң, ди бу миңа. Булдыра алмыйм икән, чыгарырсың, дим тагын. Бер әби белән капма-каршы эшләдек. Бер сарыктан бер бәрән алырга тиеш мин, ә мин кабат сарыкларны йөгертеп, бәрән ярым алдым. Бәкәйләрне имезергә сарыкларны кертеп, аннан соң сөтләрен савып алып, 39 сарыктан 36-37 литр сөт ала идем. Бу бит сугыш чоры! Гел алдынгылыкта булып, хезмәтемне тырышып башкарганга үземә 8 бәрәнләтә өстәмә түләү бирделәр, сугыш чоры дип тормадылар. Алар вак түгел, көзге бәкәйләр иде...
Колхозда бер генә эшләмәгән эшем дә калмады. Дуңгыз гына карамадым, чөнки исен яратмадым. Тавыгын карадым, 3500 чебиен үстереп бирдем, тай карадым, ат карадым, көтү көттем... 60нчы ел, көз көне, здавать итәргә йомырка тотып бара идем “Әхмәдиев, тукта, җитте, йомырканы күп ашадың, сыерга төшәрсең иртәгә, сыер саварга” ди рәис. Төшәм, әллә куркыр дип беләсезме, дидем. 35 ел сыер саудым. Көнгә 360-370 литр сөт сава идем. Хатын-кызлар әле утырып кала иде, ә мин чиләк-бидоннарымны юып кайтып китә идем. 35 ел эчендә әллә никадәр бүләкләргә лаек булдым, хәтта өч тапкыр Мәскәүдән килгән бүләк тә тапшырдылар. Әллә Мәскәүдән, әллә Казаннан булган инде ул, ышанганмындыр инде (көлә).
Концерт куеп йөрүдән дә 60 яшемдә генә туктадым әле мин. Өйдәгеләр орыштылар... Чутайдан дустым Гайфи Хәкимов бик оста баянчы иде, мин шуңа гына бии идем, башка кешегә йөрәгем сикерми иде.
Тагын бер бик яраткан шөгылем – корт тоту, менә 80 ел инде әлеге яраткан эшемнән аерылмыйм. Бүгенге көндә 25 баш умартам бар... Бер елны өйастына 25 умартаны кышка керттек, яз көне чыгарабыз. Җаным, 24е үлеп беткән, бары бер баш умартада 30 корты, 1 анасы калган. Миңа булса тиз, булмаса юк, көзгә барыбер 20 башка тутырдым умарталарны. Ышанмаучылар да булды.
30 каз, 40 үрдәк үстердек быел, 40 тавыгым бар, ел әйләнәсе йомырка сатам, ди бабай.
Әй сеңлем, күпме генә сөйләсәм дә язып бетерә алмыйсың, барыбер, ди Габделхәй бабай. Дөрес әйтә, хезмәтенең кайсы гына юнәлешен алсак та, үзенә бер газета битен бирерлек. Әле бит шәхси тормышы да бар. Беренче тормыш иптәше Миңнегөл апа белән 35 ел гомер кичерәләр, аннан Габделхәй абый 5 бала белән тол кала. 5 ятимгә әни булып, тырыш иргә мәңгелек яр булып Йөректән Фәүзия апа килә. Дөрес, балаларның кабул итүеннән курка ул, ләкин йөрәккә яра салырдай сүзләр ишетми, кадер-хөрмәттә тормыш итә. Габделхәй бабай бик үзенчәлекле кеше, әйтә дә өзә, ә менә Фәүзия апа, киресенчә, сабыр. Әнә шул күркәм сабырлыклары белән җиңәдер дә ул сабырсыз Габделхәен. Бүгенге көндә өлкәннәр балалар, оныклар хөрмәтендә гомер кичерәләр. Төп йортта яшәүче уллары Булат, киленнәре Сәрия белән аңлашып яшәүләренә сөенеп, балалар кайгысы күрергә язмасын иде, диләр.
Бүгенгәчә бер мәртәбә дә укол ясатмаган, дару эчмәгән, суны да суыткычка куеп суытып алып эчүче Габделхәй бабайга гыйнвар аенда 90 туласы. Әтинең әнисе 103тә үлде, кулларымнан гел сыйпый иде, әллә 110га кадәр яшә дип әйтүе булды микән, дип көлә бабай. Заманында орден-медальләре күп бирелеп тә, костюм кияргә яратмаганлыктан, аларны такмаган бабаем белән юбилей көнендә янәдән очрашырга насыйп булып, әле ачылмаган башка тормыш серләрен дә яктыртырга язсын иде.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Комментарии
0
0
Бабай дорестэн дэ "во" дигэн!!!
0
0
0
0
Минем Бабай, ботен бабайларга да бабай
0
0