Хезмәт

Үзгәрәсе килә. Үзгәрергә кирәк - газетабызның йөзен үзгәртү турында уйланулар

Бүгенге көндә «Хезмәт»нең 5000нән артык укучысы бар. Бу - зур сан, әмма соңгы чик түгел. Укучыларыбыз санын арттыру, газетабызны укылышлы итү, язылу бәяләре арткан чорда да абунәчеләребезне югалтмас өчен, гомумән, газетабызның йөзен үзгәртү өчен нәрсә эшләргә?

Иҗат коллективы буларак, без бу турыда күп уйланабыз, сөйләшәбез, эзләнәбез. Башкалар фикерен өйрәнү, тәкъдим-теләкләр ишетү максатыннан, шушы көннәрдә редакциягә бьр төркем хәбәрчеләрне чакырдык. Сөйләшүне мөхәррир Вакыйф Зәкиев башлады:
- Газетаны, чыннан да, үзгәртәсе, укылышлы итәсе килә. Яңа рубрикалар булдырырга, төрле темалар буенча язарга тырышабыз. Башка районда нәшер ителә торган газеталардан да яңалык алырга омтылабыз. Әмма күп очракта газетаның эчтәлеген үзгәртү безнең теләктән генә дә тормый. Үтәлергә тиешле аерым таләпләр бар. Әйтик, күпләр яратып тәнкыйтьли торган дүртенче биттәге белдерү - котлаулар. Бу - көн таләбе. Реклама өлеше газетаның өчтән берен алып торырга тиеш дип куела.
Фәридә Шакирова - матбугат ветераны:
- Әнә шул калган аз мәйданны халык яратып укырлык итү өчен журналисттан бик зур осталык сорала шул. Темаларны төрләндерү, кызыклы геройлар эзләп табу... Соңгы елларда газетада хезмәт кешесе, аның проблемалары аз яктыртыла. Мәктәпләр, хастаханәләрдә дә проблемалар җитәрлек. Чын тормышны яктырту җитми. Дөрес, соңгы вакытта хәбәрләр-яңалыклар күбрәк күренә башлады. Ничә еллар буенча кайбер авыллар турында бер генә язма да бирелмәде бит.
Гарифҗан Мөхәммәтшин - шагыйрь:
- Газета шаблон буенча яшәргә тиеш түгел. Ул район тормышын яктыртырга, аның көзгесе булырга тиеш. Менә әле сез очрашуга чакыргач, Мәгъсүм абый, Әхәт абыйлар заманында чыккан «Хезмәт» газеталарын карап утырдым. Бөтенләй башка газета инде. Бу сүзләрем кемнедер хурлау өчен түгел, әмма соңгы елларда газетаның рухы сүнде. Аның үз йөзен булдырырга кирәк.
Ф.Шакирова:
- Соңгы вакытта 90-95 яше тулган өлкәннәр турында бик күп языла. Бер төсле материаллар укучыны берничек тә җәлеп итми инде. Аларны, бәлки кыска хәбәрләр формасында гына бирергә кирәктер?
Г.Мөхәммәтшин:
- Дөрес фикер. Бездә әле тагын бер әйбер гадәткә керде: якыннары вафат булган кешеләр аның турында «Хезмәт»кә язма бирүне мәҗбүри дип хис итә башлады. Аптырарлык хәл инде, «Әти яки әни бездән риза-бәхил булып киттеме икән, авылдашлар болар әти-әнисен кадерләп тәрбияләмәде дә дип әйтмәсләрме?» - дип икеләнәсе урында, «Газетага язмасак, кеше ни дияр», - дип уйлый башладылар. Кыскасы, бер модага әйләнде бу. Мондый хатларны күпләп биреп, халыкта авыру тудырдык.
Рәфхәт Зарипов - мәгариф ветераны:
- Мине язмаларның теле, стиле, хаталар бик борчый. Кыска гына хәбәрдә дә хаталар китә, укып-укып та аңлашылмый торган җөмләләр кала. Күзгә бәрелеп торган, бик тупас хаталарны күреп, «эһ» дип куясың инде.
Резеда Зарипова - район үзәк китапханәсе җитәкчесе:
- Бездә «Хезмәт» газетасының 1958 елдан төпләнмәләре саклана. Бүгенге «Түгәрәк өстәл»дә катнашучы мөхтәрәм кунакларның һәммәсе диярлек, кирәк чакта, алардан файдаланды һәм күпме райондашыбыз кирәкле мәгълүматларны тапты. Әле дә ул төпләнмәләрне сорап килүче күп. Башка район газеталарын укыганым, күзәткәнем бар. Әмма безнең «Хезмәт» җылырак, якынрак, матуррак. Газетаның йөзен үзгәртергә, укучылар сафын арттырырга теләсәгез, сезгә бер тәкъдимем, киңәшем бар. Укучылар янына үзегез бару кирәк. Авылларга чыгып, җирлекләрдә очрашулар үткәрү халык белән якынаюның иң отышлы юлы. Халык арасында бик фикерле кешеләр бар. Конкурслар үткәрү дә укучыларны турыдан-туры газетага тартачак. Киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып, газетабызның үз йөзен булдыруда арллый-талмый хезмәт итәргә язсын.
Әминә Мөхәммәтҗанова - Шубан авылы җирлеге ветераннар советы рәисе:
- Газетада урын аз булу сәбәпле, хәбәрчеләрдән килгән язмалар күп вакыт кыскартыла. Монысы аңлашыла. Әмма кыскартулар булган вакытта автор белән килешенсен иде. Күп очракта әйтергә теләгән фикер югала, авторның стиле сакланмый - шулары кызганыч.
Леонид Сапожников -Балтач удмуртларының «Кенеш» берләшмәсе җитәкчесе:
- Мине иң борчыганы - газетада удмурт халкы турында язмаларның аз булуы. Юкса, безнең милләтнең дә данлыклы ул-кызлары, хезмәт алдынгылары күпме. Удмурт халкының яшәеше белән танышу өчен журналистларның нәкъ менә авылларга чыгуы кирәк. Шул чагында абунәчеләрнең саны да күпкә артыр иде. Ә бит «Азьлане»ны районда аз кеше алмый. 800 данә - бу һәр удмурт гаиләсенә газета килә дигән сүз.
Рамазан Фәрзиев - район инвалидлар җәмгыяте җитәкчесе:
- Бу фикергә мин дә кушылам. Безнең удмурт авылларын күреп, читтән кайткан кунаклар шаккатып китә бит. Аларның өч телдә иркен аралашуы, үзләренең милли гореф-гадәтләрен саклаулары, үзара дус, аңлашып яшәүләре... - уйлаган кешегә тема бик күп. Шуны гына әйтәсе килә. авылларга барып, кешеләр турында язганда, шул җирлектә яшәүчеләрнең, җитәкчеләрнең дә фикерләрен белергә кирәк. Очраклы кешеләр турында язмалар бирелү газета сүзенең дәрәҗәсен киметә, кешедә ачу уята.
В.Зәкиев:
- Соңгы вакытта «Азьлане» да бу яктан үзгәрешләр күп дип саныйм. «Хезмәт»тәге язмаларны тәрҗемә итүдән тыш, үзләре дә материаллар бирәләр, моны гадәткә кертергә, дәвам итәргә генә кирәк.
Нурзада Сәмигуллин - балалар-яшьүсмерләр спорт мәктәбе методисты:
- Кемнәргәдер, бәлки спорт турында материаллар күп бирелә кебек тоелса да, шуны әйтергә кирәк: районда ярышлар бик күп үткәрелә. Һәм яшәешебезнең бу өлкәсе дә газетада чагылыш табарга тиеш.
Энҗе Закирова - мәгариф ветераны:
- Минем уемча, газетада һәр катлау кешесе үзенә кызыклы язма табарга тиеш. Яшьләр турында да язылсын, өлкәннәр турында да. Гомер - үзе бүләк дип кенә карарга кирәкми, миңа калса. Өлкән буында гыйбрәт бик күп, аларны тыңлый, сабак ала белергә генә кирәк.
Мәгъсүм Мөхәммәтҗанов, мәгариф ветераны:
- Редакциянең еллык планлы эшчәнлеге бармы? Бу кирәк түгелме? Миңа калса, һәр урында, һәр коллективта хәрәкәт итү программасы булырга тиеш. Район тормышының бар нечкәлекләрен бер журналист кына өйрәнеп бетерә алмый бит әле. Мәсьәләнең бу ягын да онытмаска кирәк.
В.Зәкиев:
- Дөрестән дә, кайвакытта безгә уйланулар җитми. Әйдәгез, төрле юнәлешләр, әйтик, мисалга, мәгариф турындагы уй-фикерләрегезне җибәрегез. Дөрес, хәзер бөтен материалны да газетада биреп бетереп булмый. Күбесен сайтка куябыз. Хәбәрләр, яңалыклар гына түгел, шигырьләр, хикәяләр, фоторепортажлар даими бирелеп бара. Темаларны да үзгәртеп, арттыра барабыз.
Ф.Шакирова:
- Ул электрон вариантны барыбер безнең буын кешеләре кабул итә алмый инде. Безгә кулга тотып укый торган, үзебез ияләшкән газета якынрак. Шуңа күрә, бәяләре артса да, тираж кимер дип уйламыйм.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: