Хезмәт

“Зәй шикәре” заводында өч эшче нык пешкән

"Зәй шикәре" ачык акционерлык җәмгыятендә эшләүче өч эшче 5 декабрь көнне эш урынында нык пешкән. Бу хакта Татарстандагы тикшерү идарәсе белдерә. Әлеге хәлне тикшерү башланган.

Беренчел мәгълүматларга күрә, эшчеләр зур савытлардагы калдыкларны агызган. Савыт авызын ачып җибәргәндә 60 градустан да югарырак булган сыеклык алар өстенә китереп бәргән. Тәннәренең 50-80% пешкән дип белдерелә. Эшчеләрне Зәйдәге хастаханәнең реанимациясенә салганнар.
Фото: http://nashidni.org/novosti-rossii/novosti-tatarstana/43270

Без социаль челтәрләрдә: ИнстаграмИнстаграм ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Фейсбук, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: