Тоткарлыклар булмас
Шода - РКБ маршруты туктатылу шодалылар өчен зур югалту булды. Әлеге маршрутны авыл халкының хәленә кереп, күпме генә саклап калырга тырышсалар да, мөмкин булмады.
Моңарчы Шода авылыннан ике маршрут: Шода - Балтач, Шода - РКБ башлангыч ала иде. Әмма автобус белән йөрүче халык саны кимегәч соңгысы туктатылды. Бүгенге көндә шушы ике маршрут өчен Шода - Балтач- Казан автобусы билгеләнде. Казанга баручы маршрут туктатылса да, район эчендә йөрүче эчке муниципаль маршрут үз «география»сен киңәйтеп Казанга да йөри башлады. Шәһәрара маршрут туктатылгач, халык аптырашта калды. Әмма борчылырга сәбәп юк. Шодадан Балтач ягына көн саен автобус китә. Аерма шунда: автобусның кузгалу вакыты гына төрле. Дүшәмбе 4.30 - Казанга (Казаннан 8.40та), җомга һәм шимбә иртәнге 5 сәгатьтә, ә сишәмбе, пәнҗешәмбе 6.00дә Балтачка автобус кузгала. Ә чәршәмбе көн әлеге маршрутның ял көне булып исәпләнә. Аның каравы атнаның биш көне: дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе һәм җомга Балтачтан Шодага 10.55тә, ә Шодадан Балтачка 12 сәгатьтә автобус була. Бу элеккеге расписаниедә дә шулай иде. Якшәмбе көнне Шодадан 12 сәгатьтә Казанга баручы автобус Казаннан 15.20дә, ә Балтачтан 17.30да Шодага кузгала. Җомга, шимбә студентларның һәм халыкның күпләп йөрүен исәпкә алып, 16 сәгать 20 минутта автобус Балтачтан кузгала торган була. Дүшәмбе, сишәмбе, пәнҗешәмбе көннәрендә Балтачтан Шодага автобус 14 сәгатьтә китә. Шулай ук җомга, шимбә көннәрендә 14.00дә Казаннан да Шодага автобус була. Халыкка уңайсызлык тудырмау өчен төп маршрут Казанга киткән көнне Балтачтан Шодага башка автобус билгеләнә. Әлеге хәлнең халык файдасына булуын ассы-зыклап үтәргә кирәк. Бүгенге көндә, шөкер, Шода маршрутын саклап кала алдылар.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 июль 2022 - 08:16Чапшар авылында авыл җыенын гөрләттеләр (+бик күп фото) Чапшарда авыл җыены үтте1900
-
30 июнь 2022 - 21:21Проголосуй за Родиона и приблизь его к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.10400
-
30 июнь 2022 - 14:36Рамазан Фәрзиевның юбилей кичәсе
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәмендә мунча керделәр, хәтта миллекләрнең яфраклары коелып бетте
-
30 июнь 2022 - 14:35Дорга бәйрәме - әтәч тоту ярышы
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар1400
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.18400
-
29 июнь 2022 - 14:46Аллам сакласын! Чыгарылыш сыйныф укучысы табигатьтә ял иткәндә һәлак булган Фаҗигәнең шартлары ачыкланачак.111600
-
29 июнь 2022 - 18:46Проголосуй за Алёну и приблизь ее к победе! Республиканский конкурс красоты и таланта "Чеберина но Батыр"-2022 объявляет онлайн голосование.43904
-
30 июнь 2022 - 18:46Борнакның затлы шәхесе. Кем ул? (+фото, видео) Бүгенге язмам Низамеева (Нургалиева) Гөлия Ривал кызы турында.41412
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика