Яңа ел табынына кызыл уылдык эзлисезме?

Аны алганда алданмас өчен берничә киңәшкә колак салыгыз.
Бәйрәм табынында кызыл уылдыктан бик тәмле бутербродлар булсын, дисәгез, уылдыкны дөрес сайлагыз. Кайвакыт банканы ачып җибәргәч тә начар ис тарала, ә эчендә укмашкан нәрсә була. Шулай булмасын өчен кибеттә калай банканы, барыннан да элек, селкетеп карарга кирәк. Банка эчендәге уылдык йөреп торырга тиеш түгел, яхшы уылдыклы банка бернинди тавыш та чыгармый.
Калай банкадагы уылдыкны саклау вакыты капкачында кабарып торган саннар белән билгеләнергә тиеш, ә нинди дә булса башка язу белән түгел.
Традицион балык тоту урыннарында — Камчатка һәм Сахалинда җитештерелгән “ГОСТ” маркировкалы уылдыкны сайлау яхшырак. Шулай булса, уылдыкның туңдырылган чималдан әзерләнүе ихтималын киметәсез.
Беренче сортлы уылдык яхшы сыйфатлы була. Аны тоту белән үк тозлыйлар. Мондый уылдыктан бары тик тәмле тозлы балык исе килә.
Ачылмаган банкада кызыл уылдыкны саклау вакыты — 1 ел. Һава температурасы +2дән +4 градуска кадәр булырга тиеш, дип яза Кызыл таң.
Фото: pixabay.com/ru
Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
24 май 2022 - 17:21Куныр мәктәбе алты кошчыгын зур тормышка озатты (+фото) Куныр урта мәктәбендә дә бүген соңгы кыңгырау чыңлады5401
-
24 май 2022 - 16:11Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады (+фото) Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.14600
-
24 май 2022 - 14:46Норма мәктәбендә узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәме ниләр белән истә калды? ( +бик күп фото) Бүген Норма урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме булды.16100
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар36000
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.50201
-
22 май 2022 - 15:41Плюсләре дә үзләренә, минуслары да Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.47801
-
22 май 2022 - 12:41«Моны нәрсә белән тутырырбыз?» Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.42200
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика