Хезмәт

Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузыйк!

Татарстан Республикасыныӊ Ижтимагый палатасы ярдәме белән Казан шәһәрендә "Приют человека" дип исемләнгән тернәкләндерү үзәге эшли. Монда авыр хәлдә калган кешеләргә ризык, кием тәкъдим ителә һәм төн куну урыннары оештырылган.

Авыр хәлдә калганнарга ярдәм кулы сузарга, аларныӊ тормышын җиӊеләйтергә һәр кеше үзеннән өлеш кертергә мөмкин. Киелми торган, чиста, пөхтә киемнәрне җыю, көн-күреш кирәк-яракларын (савыт-саба, юрган h.б.) туплау эше районыбызда Балтач бистәсенеӊ  «Балтач Нуры»,  Кариле  һәм Норма авылы мәчетләрендә  башланды. Хәбәрләшү өчен телефоннар:

89270395088 -  Рүзиля Шамкаева

89172434185 – Котдус хәзрәт.

Тапшырыла торган кирәк яракларны өйләрдән дә  алып китәргә мөмкин.

 Аллаһ ризалыгы  өчен һәркем бу изге эштә катнаша ала. Жыю вакыты 3нче июньгә кадәр куелган.

Ринат Зарипов фотосы

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: