Хезмәт

Булдыклы җитәкчем, дустым...

Киләчәкне күрә белүче кеше булды ул, Фәнис Энгелович. Күңеле дә гел яхшылыкта. Күбебез дөнья мәшәкатенә чумып, вак, әмма иң кыйммәтле әйберләр хакында онытып җибәрәбез шул.

Моны күрү өчен маңгай күзе генә җитми шул, күңел күзе дә кирәк. Тормышның бар вак-төяген күңеле аша уздырырга ияләнгән кеше булды, ул. Яшьтән шулай иде. "Нинди заманага калдык", - дип уфтана ул, хәзер. Эшсезлек, гади халыкка карата битарафлык, эчкечелек... Барысы да борчый аны. Шуңадыр да, мөгаен, дусларына да вакытында ярдәмгә килергә омтыла, Фәнис. Кайсыларының рухи яктан күңелен күтәреп җибәрсә, икенчеләренә матди яктан булышырга тырыша. Иңне-иңгә куеп, 17 ел буе аның кул астында хезмәт куйган белгеч буларак, миңа аның бу сыйфатларын көндәлек күздән кичереп торырга туры килде. Язмамның заманында җитәкчем булган Фәнис Энгел улы Шәрипов турында икәнен барыгыз да чамалагансыздыр инде..
Тумышы белән дә, яшәеше белән дә Көек авылыннан ул. Әйткәнемчә, яшьтән "йөрәкле" булган инде ул. Кем сиңа, ул заманда 8 сыйныфтан әти-әнинең җылы кочагын, тәмле ашларын калдырып, Казанга укырга чыгып китә... Бары тик аның кебек курку белми торганнар.. 1979 елда Казанга олимпия резервы спорт мәктәбенә укырга барып керә кеп-кечкенә малай, грек-рим көрәше бүлегенә. Көндәлек шөгыльләнүләре аны физик яктан гына түгел, бар яктан да ныгыта. 2 ел эчендә егетебез грек-рим көрәше буенча спорт остасына кандидатлык нормасын да үтәүгә ирешә.
Кыю егет 1981 елда Волгоград физкультура институтының Казан филиалы студенды була. 1983 елда үз тәләге белән укуны да тәмамламыйча армия сафларына китеп бара. Ул вакытларда армия сафын узмаган егет - егет мени ул. Аннан кайтканчы инде институт та бетерелеп Казан педагогия институтына кушылган. Аның физкультура факультетын 1988 елда тәмамлап, бар яктан камилләшкән егетебез Норма урта мәктәбенә эшкә кайтып урнаша.
Физкультура дәресләрен укытудан тыш татарча көрәшкә үз тирәсенә малайлар җыеп ала, шул ук вакыттта Тимирязев исемендәге хуҗалыкның спорт инструкторы да була, өстәвенә ял көннәрендә район ярышлары. Аның булдыклылыгын күреп, ул вакыттагы мәгариф бүлеге җитәкчесе Хәмит Хәсәнов аңа яңа оешкан мәктәптән тыш эшләр үзәген җитәкләүне тапшыра. 2011 елга кадәр җитәкләде ул аны. Шуннан соң үз бизнесын ачып җибәрде.
Бүгенге көндә аның "Нәфисә " сәүдә үзәге, запас частьлар кибете район халкына сәүдә хезмәте күрсәтә. Сүзләренә караганда, бизнесы бар күәтенә бара. Минем үземә дә аның белән бер вакытта хезмәттән китергә туры килгәнлектән, көн саен очрашып сөйләшеп торабыз. Әле менә бүгендә аның белән бергә чәй эчеп үткәннәрне барлап утырабыз...
Ул арада, кайсы гына тармакны алма, һәркайсының нәтиҗәсен күрсәткән бүләкләренә күзем ташлана. Яшь буынга белем бирүдә , мәктәптән тыш эшләрне оештыруда нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан мәгариф министрының купсанлы Рәхмәт хатлары, Мактау таныклыгы, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе, Россия мәгариф министрының Мактау таныклыгы, шул ук вакытта районыбыз күләмендә бирелгән бер кочак бүләкләр.
Гаиләсенә дә үрнәк булды ул. Тормыш иптәше Наҗия белән ике ул, бер кыз тәрбиялиләр. Яшь вакыттан килгән мавыгулар әле дә дәвам итә. 10 елдан артык инде, район Сабантуеның баш хөкемдары булып тора. Күп еллар районыбызның иң дәрәҗәле көрәш ярышларын җитәкләде. Әле дә көрәшчеләребезнең келәмдә ничек "ватылуларына" аның йөрәге әрни. Тиздән бу хөрмәтле кешебез дә алтынчы дистәсен ваклаячак. Аңа хезмәтендә уңышлар, тазалык-саулык, гаилә бәхете теләп калам. Гел дә шулай арабызда булуын телим.
Фото: http://alexandrgilenko.com/glavnyj-sekret-uspexa/

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: