Хезмәт

Экскурсияләр дәвам итә

«Мәгърифәт мәркәзе»нә укучы балаларның экс-курсияләре дәвам итә.

Соңгы вакытта гына  Норма мәктәбе, Балтач гимназиясе, Балтач урта мәктәбенең 2 «б», «г» сыйныфлары укучылары булып китте. Балалар мәчет белән таныштылар, «Милли хәзинә» остаханәсендә булдылар, «Милли мәгърифәт» музее экспонатлары белән таныштылар, мультимедиа залында югары сыйфатлы зур экраннан кино карадылар. Интерактив өстәлдә, дистанцион фотосенсорлы панельдә белемнәрен үстерүче уеннар да бик хуш килә укучылар күңеленә. Килгән һәрбер баланы олы кунак итеп каршы алып, чәйләр эчертеп озатып калган абый-апаларга бик рәхмәтле булып, тагын киләбез әле дип хушлаша алар.

Реклама

И.Хөсәенов фотолары.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: