Хезмәт

Гармун моңы безне берләштерә

Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.

 

Соңгы елларда тальян, баян, хромка моңнары яңадан үз югарылыгына кайта башлады, халык әлеге моңга сусарга өлгерде. Безнең Балтач районында да кечкенәдән баян, тальян, хромка кебек уен коралларында бармакларын чарландырып үсеп, киләчәктә районыбыз халкына гына түгел, ә башка район, рес-публика, өлкәләргә дә үзләрен таныта алган осталар бар. Район сәнгать мәктәбендә һәм аның филиалларында да баян класс-лары эшләп килә. Аларда район, республика, халыкара һәм бөтенрәсәй конкурсларында җиңү яулаган сәләтле укучылар да бар. Иң мөһиме районыбызда татар, удмурт, рус, мари милләтләреннән булган тальянчылар, баянчыларыбыз да, аның төрле төрләрендә сыздырып уйнаучыларыбыз да бар. Алар үзләренең әлеге сәләтләрен буыннан-буынга күчереп, милли мәдәниятне һәм әлбәттә, туган телне саклау-га зур өлеш кертәләр. Шушы үзешчәннәребез ярдәме белән район күләмендә төрле чаралар үткәрелеп тора. Менә шулай итеп балтачлылар милли моңнарны тормыш бизәге итеп яши һәм эшли.

Районыбызда гармунчы-баянчылар аз түгел, аларның ватсапта үз төркемнәре дә бар һәм анда балтачлылар гына түгел, ә республикабызның төрле район һәм шәһәрләреннән, Рәсәй шәһәрләреннән, күрше республикалардан да милли моңнар сөючеләр җыелган. Әлеге төркемдә 229 кеше бар, араларында үзешчән гармунчылар, танылган баянчылар, бүген яңа гына кулына гармун алган кешедән башлап, консерваторияне тәмамлаган профессионалларга кадәр бар. Бу язмабызда без әлеге группаны оештырып җибәргән Таузар егете, Түбән Кенә авылында яшәүче Шамил Усманов белән аралашып, группаның максаты һәм гореф-гадәтләрне саклап калу өчен нинди эшләр башкарырга кирәклеге хакында сөйләшеп узарбыз.

– Таузар авылында үзешчән оста тальянчы Фәргать абый Усманов бар иде. Аның бакыйлыкка күчкәненә нәкъ бер ел булган көнне үзе дә инде мәрхүм Азат абый Зыятдинов тәкъдиме белән Фидаил Хәйруллин һәм Рафил Ибраһимов җитәкчелегендә Фәргать абый истәлегенә «Уйнагыз, гармуннар» дип исемләнгән гармунчылар фестивале үткәрелде. Аны ел саен традициягә кертеп үткәреп барырга дип сөйләшенгән иде. Моннан алты ел чамасы элек, әлеге фестивальнең беренчесен мин тамаша кылырга бардым. Анда күпчелеге безнең район гармунчылары иде һәм кайткан кунак гармунчылар да бар иде. Аларның уйнаганнарын күзәтеп мин бик тәэсирләнеп, эх, уйный белсәм мин дә чыгып уйнар идем сәхнәгә, дип шулкадәр дәртләнеп кайттым ул көнне. Шуннан үз-үземә сорау бирдем, ник син уйный белмисең икән дип. Гармунда уйнарга өйрәнү өчен  зур этәргеч булды ул миңа. Шул көннән соң гармун эзли башладым, таптым, әзрәк иза чигеп утырганнан соң көйләр чыга башлады. Интернет, ютубтан видеороликлар карап, төрле көйләр уйнарга өйрәндем. Ләкин аның бер минусы бар иде, анда сорау туса, биреп булмый, бирсәң дә җавап язмыйлар, шуннан соң уйлап йөрдем дә ватсапта төркем ясарга булдым. Ул вакытка инде гармунчы танышлар да күбәя башлаган иде, араларында үзем гармун сатып алган, Теләче районы Шәтке авылыннан гармуннар төзекләндерә, сата, безне дә гармуннар белән тәэмин итеп тора торган Рафил Мөхәммәтханов бар иде. Шул барлык танышларымны бергә туплап, группа эшләтеп җибәрдем. Аны Рафил абый тагын да тулыландырды, группа төзелгәннең беренче көнендә үк йөзләгән гармунчыны кертте. Халык белеп алгач үзләре дә өстәлә башладылар. Безнең районнан гына түгел, Татарстанның Саба, Арча, Биектау районнарыннан, Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзән шәһәрләреннән һәм башка күп кенә шәһәр-районнардан, Башкортстан ягыннан, Рәсәй шәһәрләреннән дә һәвәскәр гармунчы-баянчылар безнең рәтләргә кушылды. Тора-бара чит төбәкләрдән мәктәп яшендәге балалар да уйнарга өйрәнер өчен дип керде бу группага. Каян гына булсак та, биредә бөтен кеше дә саф татар телендә аралаша.

Группабызның төп максаты – белгәннәрне өйрәтү, белмәгәннәргә өйрәнү, югалып барган милли көйләрне өлкән буын гармунчылардан отып алып, үзебезнең киләчәк буыннарга тапшыру, онытылып барган гармуннарны яңадан уятып җибәрү, сәләтле балаларда кызыксыну уяту. Бер ара бит баянга җырлаган җырчылар югалып торды, ләкин хәзер гармунчы-баянчыларыбыз янәдән үсеп китте һәм мин моңа бик сөенәм. Үзебездән дә моңа күпмедер өлеш кертергә тырышабыз. Мәсәлән, узган ел татар моңы, гореф-гадәтләребез югалмасын өчен Балтач үзәгендә һәм «Салкын чишмә» паркында гармунчылар җыелып, чыгышлар белән бик матур концертлар оештырдык. Аннан соң «Хезмәт»нең социаль челтәрләренә урнаштырылган видеолар астына халык комментарийлар язып калдырган иде һәм мин аларга бик сөендем. Аларда халыкның гармун моңына сусавы күренә. Безнең балалар кайда мондый гармун, баян көйләре ишетерләр иде, ешрак үткәрсәгез иде мондый кичәләр, дигән тәкъдимнәр дә булган иде. Күңелне бик үстерде бу сүзләр. Дөрес юнәлешне алганбыз икән, киләчәктә дә шушы юлдан барырга кирәк дигән ышаныч туды. Татарның милли моңын үстерү юнәлеше өчен зур адым булды бу.

Үзем дә гармунга соңарып өйрәнү сәбәпле мин шуны әйтә алам, гармун моңын, үзебезнең гореф-гадәтләрне саклап калыр өчен иң беренче чиратта кечкенәдән өйрәнергә кирәк. Чөнки яшь барган саен өйрәнергә авыр. Кечкенәдән колакка гармун тавышы кереп, моңнарны күңелләргә салып барсак, ул вакытта инде җайлырак булачак. Хәзер инде күп әти-әни балаларын милли уен коралларында уйнарга өйрәтергә бирергә тырыша. Районыбызда да шушы өлкәдә белем бирүне арттырсалар, төрле түгәрәкләр санын тагын да күбәйтсәләр иде.

Бүгенге көндә районыбызда иң көчле һәвәскәр тальянчы, баянчы, гармунчылар булып Куныр авылыннан Зөлкәфир Зыятдинов һәм аның игезәк уллары Эльвир һәм Эльмир тора. Алар өчесе өч төрле инструментта уйныйлар, аларның уйнаганнарын бер ишеткән кеше бу уен коралларына инде битараф була алмаячак. Шулай ук  Шеңшеңәр авылының «Дулкын» гармунчылар ансамбле хакында да ассызыклап үтәсем килә. Алар авылларының гына түгел, районыбызның да горурлыгы булып торалар. Районыбыздан чыккан, ләкин читтә яшәүче гармунчылар арасыннан Кенәбаштан Рәфкать Зыятдиновны атап үтәсем килә. Ул бүгенге көндә Казанда яшәп, анда үз ансамбльләре белән чыгышлар ясап йөри, – дип эшчәнлекләре белән таныштырып узды Шамил.

Заманалар үзгәреш кичерә. Әмма гармунчыларның абруе кимеми. Мәңгелек кыйммәтләрне саклаучыларга халык баш ия, гармун моңы безне якынайта, берләштерә. Әлеге проектыбыз да укучыларга кызыклы булыр, аның кысаларында күп кенә кызык-лы шәхесләр белән укучыларыбызны таныштыра алырбыз дип ышанып калабыз.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: