Хезмәтенә күрә — хөрмәте
7623
0
0
Кеше хезмәте белән бәхетле. Һәр кеше хезмәтен яратып, һәр эшне тырышып, җиренә җиткереп башкарырга, эшләгән эшеннән тәм табарга һәм нәтиҗәсен күреп сөенергә тиеш.
Борнак мәдәният йортында «Акчарлак» балалар бакчасы һәм башлангыч мәктәп коллективлары катнашында «Хезмәтенә күрә - хөрмәте» исемле концерт куелды.
Авыл хуҗалыгы тармагында тырышып эшләгән кешеләрне хөрмәтләп матур җырлар яңгырады. «Шушма» хуҗалыгын (бүгенге «Борнак» җәмгыяте) күп еллар җитәкләгән җитәкче мәрхүм Фәрит Җамалиевны искә алып үттеләр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләп сәхнәдә Илнур Хәбибуллин, Рүзия Габдрахманова, Динә Муллахмәтова, әниле-балалы Зәлинә һәм Чулпан Гыйләҗетдиновалар, Инсаф һәм Гөлназ Мөбарәкшиналар, Диана һәм Ләйлә Вилисоваларның матур җырлары яңгыраса, укучылар һәм яшьләр тарафыннан төрле биюләр тәкъдим ителде. Рүзилә апа Габдрахманованың өздереп баянда уйнавы һәм матур итеп җырлавы һәркемнең күңелендә соклану хисе калдырды. Чулпанның үзе язган шигырьләрен һәркем яратып кабул итте.
Бәйрәм концерты җыр-биюләрдән генә тормады, мәзәк, скетчлар белән үрелеп барды. Балалар бакчасы мөдире Тәскирә Муллагалиева һәм укытучы Гүзәлия Муллагалиева концертны матур, оста итеп алып бардылар. Балалар бакчасы һәм мәктәп коллективының барлык хезмәткәрләре дә үзләренең бар якка булган осталыкларын күрсәттеләр.
Шушындый матур, бай эчтәлекле концертның программасын укытучы Миләүшә Хәбибуллина төзегән. Концерттан соң, җәмгыять җитәкчесе Рәфкать Нәҗипов сәхнәгә менеп үзенең изге теләкләрен авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләргә һәм концертны куйган коллективларга җиткерде. Авыл хуҗалыгында эшләүчеләрнең хезмәтләрен югары бәяләгән концерт халык күңелендә матур тәэсир калдырды.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
24 май 2022 - 18:46Салавыч лицеенда узган "Соңгы кыңгырау" бәйрәменнән фотомизгелләр Салавыч күппрофильле лицеенда "Соңгы кыңгырау" бәйрәме бик оешкан төстә узды5400
-
24 май 2022 - 17:21Куныр мәктәбе алты кошчыгын зур тормышка озатты (+фото) Куныр урта мәктәбендә дә бүген соңгы кыңгырау чыңлады9501
-
24 май 2022 - 16:11Балтач гимназиясендә дә бүген "Соңгы кыңгырау" чыңлады (+фото) Балтач гимназиясе. Соңгы кыңгырау. Бәхет ачкычлары. Гитарага җыр һәм ике мәртәбә вальс.20700
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар36400
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.50801
-
22 май 2022 - 15:41Плюсләре дә үзләренә, минуслары да Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.48201
-
22 май 2022 - 12:41«Моны нәрсә белән тутырырбыз?» Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.42300
© 2011 - 2022. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+